Достоевский урамы () – Казанның Вахит районында урнашкан урам. Айвазовский урамыннан башланып, Волков, Чехов, Вишневский, Зинин, Иптәшлек, Ветеринария, Әбҗәлилов урамнары белән кисешә һәм Кызыл Позиция урамы белән киселештә тәмамлана. Язучы Федор Достоевский (1821-1881) исемен йөртә.
Тарих 1914 елга кадәр 2 нче Солдат урамы дип аталган.
Игътибарга лаек объектлар Климов йорты, 1910 ел (6 нчы йорт, архитектор Ф.И.Амлонг) — төбәк (җөмһүрият) әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты. Осанова йорты, 1914 ел (65 нче йорт) — мәдәни мирас объекты, 2000-елларда юк ителгән.
Шәхесләр
Stepan Kalinin Александр Балакин Алексей Панормов Анастасия Жузе Андрей Луньяк Виктор Несмелов Владимир Житлов Геннадий Зерцалов Гүзәл Яхина Дамир Динниулов Елизавета Белогорская Илдус Әхмәтҗанов Илсур Шәйхетдинев Ирина Ларочкина Касыйм Баязитев Мансур Абдрахманов Мирфатыйх Зәкиев Николай Баныкин Николай Ильински Пётр Кротов Равил Тумашев Ренат Бикбулатов Рим Зарипыв Сергей Дьяконов Флера Баязитова Җәваһирә Сәләхова Әбүзәр Гаянов
Галерея
Искәрмәләр
Төркем:Казанның Вахит районы урамнары