Галактикалар тупланышы - гравитацион рәвештә бәйләнгән галактикалар системасы, Галәмдә иң эре стуктуралар берсе.

Диаметры буенча уртача зурлыгы дистәләр миллион яктылык елы тәшкил итә.

Галактикалар тупланышлары ике төргә бүленә:

Регуляр - төзек сферик формасында тупланышлар, анда эллиптик һәм линзасыман галактикалар өстенлек итә, төгәл үзәк өлеше бар. Әлеге тупланышлар үзәгендә гигант эллиптик галактикалар урнашкан. Мәсәлән: Вероника Чәче тупланышы. Иррегуляр - билгеләнгән формасы булмаган тупланышлар, галактикалар саны буенча регуляр тупланышка калыша. Бу төр тупланышларда спираль галактикалар өстен була. Мәсәлән: Кыз тупланышы.

Тупланышлар массалары 1013 - 1015 Кояш массалы булырга мөмкин.

2016 елда иң иске (CL J10010220) тупланышы табылган, ул Җирдән 11,1 миллиард яктылык елында урнашкан.

Әдәбият

Сайт о современной космологии Образование структур во Вселенной crydee.sai.msu.ru С. Грегори, Л. Томпсон Мир галактик: Сверхскопления и пустоты в крупномасштабной структуре Вселенной

Төркем:Астрофизика Төркем:Космология Төркем:Астрономия Төркем:Галактикалар