Ырынбур Татар укытучылар мәктәбе (, ) — 1872 елдан башта Уфа губернасы, 1877 елдан исә Ырынбур губернасы административ үзәгендә эшләгән дәүләт карамагындагы белем бирү учреждениесе, татар телле урта һөнәри уку йорты (көллият).
Максаты татарлар балаларын дөньяви фәннәргә һәм рус теленә укыта алачак мөгаллимнәрне әзерләү булган. Мөселман татарлар арасында рус рухында аң-белем тарату һәм рус кавеме белән якынлаштыру өметләре акланмавы сәбәпле 1890 елда ябыла.
Нигезләнү 1872 елның 27 мартында “Татар укытучылар мәктәпләре турындагы Нигезләмә” игълан ителә. Шул нигезләмә буенча Татар укытучылар мәктәбе 1872 елның 6 сентябрь көнендә Уфада ачыла.
Мәктәпне оештыру мәшәкатләре мәгариф инспекторы булып эшләүче Вилһелм Радлов җилкәсенә төшә. Ул мәктәпнең финанс-матди өлешен кайгырта, укытучылар һәм укучыларны җыя. Мәктәп Уфаның хәзерге Гоголь урамында, 68 йортта урнашкан. Мәктәп каршында башлангыч белем бирүче уку йорты (рус-татар училищесы) оештырыла.
Ырынбургка күчерелүе 1876 елда граф Ырынбур уку округында тикшерү уздыра. Министр мәктәп укучыларының рус телен белү дәрәҗәсе белән канәгать калмый. Моның сәбәбен мәктәпкә Уфа Диния нәзәраты һәм мөфти Сәлимгәрәй Тәфкилев йогынтысына бәйли.
1877 елның ахырында мәктәп һәм училище Ырынбурга күчерелә.
Ябылуы 1890 елда мәктәп ябыла. Укучылар Казан татар укытучылар мәктәбенә һәм Кызылъяр түбән авыл хуҗалыгы мәктәбенә күчерелә. 1890 елда Ырынбур уку округы попечителе биргән сыйфатлама буенча, мәктәп “үзен акламады”, чөнки “мөселман татарлар арасында рус рухында аң-белем тарату һәм рус кавеме белән якынлаштыру” өметләре акланмаган.
Шәхесләр Җитәкчеләр Мәктәпнең беренче инспекторы (директоры) — Госман Саинов.
Укытучылар
башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны уку йорты һөнәр төре Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы Госман Саинов 1835-10-02 No/unknown value Беренче Казан ирләр гимназиясеКазан император университеты No/unknown value Гайсә Еникеев 1864-07-02 Каргалы Ырынбур татар укытучылар мәктәбе сәясәтче Gaisa Khamidulovich Enikeev 1931-03 Абруй Сәйфи 1890 Күлбай Мораса педагогжурналистязучы 1960-02-05
Шәкертләр 18 ел эчендә мәктәптә 350 кешедән артык белем алды. Татар укытучылар мәктәбенә укучылар 16 яшьтән, социаль катламга карамыйча кабул ителгәннәр.
Шәкертләре арасында Гайсә Еникеев (укуын тәмамлагач, ул шунда укытырга калдырыла), ахун, Дума депутаты Шакир Тукаев, аваз методына нигезләнгән беренче әлифба авторы Имаметдин Сәйфуллин булалар.
башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны һөнәр төре эш урыны Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы 1877 Имаметдин Сәйфуллин 1855-11-03 Килем укытучы 1923 Гайсә Еникеев 1864-07-02 Каргалы сәясәтче Хөсәения мәдрәсәсеЫрынбур татар укытучылар мәктәбе Gaisa Khamidulovich Enikeev 1931-03
Искәрмәләр
Чыганаклар "Инородческие учебные заведения по подготовке учителей в Оренбургской губернии во второй половине Х1Х - начале ХХ в". Ильдус Загидуллин. Исламский ритуал в правительственных учебных заведениях для мусульман Поволжья и Приуралья (вторая половина XIX – начало XX в.)
Сылтамалар
Моны да карагыз
Төркем:Әлифба буенча көллиятләр Төркем:1872 елда нигезләнгән уку йортлары Төркем:Татар телле урта һөнәри уку йортлары Төркем:Педагогика көллиятләре Төркем:Уфа тарихы Төркем:Уфа уку йортлары Төркем:Ырынбур Төркем:1890 елда ябылган уку йортлары