Антониу Гутерреш , Анто́ниу Мануэ́л де Оливе́йра Гуте́рреш, (1949 елның 30 апреле, Португалия, Лиссабон) — Португалия сәясәтчесе, фирка һәм дәүләт эшлеклесе. Португалия премьер-министры (1995-2002). 2017 елның 1 гыйнварыннан БМО Генераль сәркатибе.
Тәрҗемәи хәле 1949 елның 30 апрелендә Португалиянең башкаласы Лиссабон шәһәрендә туган. «Инженер» белгечлеге буенча Югары техник институтны () тәмамлаган (1971). Испан, француз һәм инглиз телләрен камил белә. Католик динен тота.
1973—1975 елларда Югары техник институтта укыта.
1974 елдан — Португалия социалистик фиркасе (ПСФ) әгъзасы, 1992—2002 елларда — ПСФ генераль сәркатибе.
1995-2002 елларда Португалия Республикасының премьер-министры.
2005-2015 елларда БМО качаклар буенча баш комиссары.
2017 елның 1 гыйнварыннан БМО Генераль сәркатибеВ ООН выбрали нового Генерального секретаря. РБК.
Гаиләсе I хатыны (1972-1998 елларда) — Луиза (?-1998). Ике балалары (Педру, Мариана) була.
II хатыны (2001 елдан) — Катарина. Хатынының Франсишку исемле баласы бар.
Сылтамалар Биографиясе БМОның яңа генераль сәркатибе: кем ул Антониу Гутерриш? ВВС
Искәрмәләр
Төркем:БМО Генераль сәркатипләре Төркем:XXI гасыр сәясәтчеләре