Зөлфия, әдәби исеме, тулы исем-фамилиясе Зөлфия Исраил кызы Исраилова, (1915 елның 14 марты, Төркистан, Ташкәнт — 1996 елның 23 августы, Ташкәнт) — шагыйрә, тәрҗемәче, мөхәррир, җәмәгать эшлеклесе. Үзбәкстанның халык шагыйре (1965), Социалистик Хезмәт Каһарманы (1984).

Тәрҗемәи хәле 1915 елның (14) мартында Ташкәнттә тимерче гаиләсендә туган. Югары мәдәниятле ата-анасы кызларында нәфис сүзгә игътибар һәм мәхәббәт уята алган. Ташкәнттә хатын-кызлар педагогия уку йортын тәмамлагач (1934), Үзбәкстан ССР ФА каршындагы Тел һәм әдәбият институтына аспирантурага укырга керә.

Хезмәт юлы 1938–1940 елларда Үзбәкстан ССР яшьләр һәм үсмерләр әдәбияты нәшрияты мөхәррире. 1940-1950 елларда Үзбәкстан ССР дәүләт нәшриятында бүлек мөдире. 1950–1952 елларда «Ўзбекистон хотин-қизлари» (Oʻzbekiston xotin-qizlari) () (хәзерге «Saodat», «Саодат») () журналының бүлек мөдире, 1953–1985 елларда баш мөхәррире.

Иҗаты 1930 елларда әсәрләре нәшер ителә башлый. Беренче шигыре 1931 елда «Ишчи» () газетасында басылган. Беренче шигырьләр җыентыгы «Ҳаёт варақалари» () 1932 елда дөнья күрә. «Тимерай» (1934), «Кызлар җыры» (1939), «Аны Фәрхәт дияр иделәр» (1943), «Аерылышкан көннәрдә» (1944), «Хулкар» (1947), «Таңны җырлыймын» (1950), «Җаныма якын җаннар» (1958), «Лирика» (1965), «Уйлар» (1965), «Башлам» (1959), «Гомер юллары» (1974, ССРБ дәүләт бүдәге, 1976), «Мәхәббәт» (1981) һ.б. китапларында үзбәк халкының фаҗигале һәм тулы канлы иҗтиһатлы тормышын сурәтли.

1950 елларда Азия һәм Африка язучыларының тынычлык өчен хәрәкәтендә актив катнашып, Һиндстан, Мисыр, Япония һ.б. бик күп илләрдә була, сәфәрләренең тәэсирләрен китапларында язып чыга.

Ире язучы Хәмид Алимҗанның (1909-1944) мирасын барлау һәм нәшер итүгә дә игътибарлы була.

А.С. Пушкин, М.Ю. Лермонтов, Н.А. Некрасов , М. Вакыйф, Л. Украинка, М. Дилбози, С. Капутикян, Е. Огнецвет, М. Кәрим, Амрита Притам һ.б. әсәрләрен үзбәкчәгә тәрҗемә итә. Әсәрләре чит ил телләренә тәрҗемә итеп чыгарылган. Вафатыннан соң «Кояшлы каләм» китабы чыга (1995).

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1965 Үзбәкстан ССР халык шагыйре 1969 Үзбәкстан ССР дәүләт бүләге 1968 Җаваһарлал Неру исемендәге премия 1976 ССРБ дәүләт бүләге 1984 Социалистик Хезмәт Каһарманы 1959, 1984 Ленин ордены 1957, 1965, 1971 Хезмәт Кызыл Байрагы ордены 1975 Халыклар дуслыгы ордены 1951 Хөрмәт Билгесе ордены

Гаиләсе Ире Хәмид Алимҗан (1909-1944), язучы, Үзбәкстан ССР язучылар берлеге рәисе. 1935 елда гаилә корганнар. 1944 елда автокырылышта һәлак булган.

Хәтер Ташкәнттә урамга исеме бирелгән. 2004 Зөлфия исемендәге Үзбәкстан дәүләт бүләге (хатын-кызлар өчен) булдырылган. 2008 Ташкәнттә һәйкәл куелган.

Сылтамалар Зөлфия «Ил каһарманнары» сайтында Хатын-кыз шигърияте

Искәрмәләр

Төркем:Үзбәкстан язучылары Төркем:Үзбәк шагыйрьләре Төркем:Үзбәкстанның Хәмзә исемендәге премиясе лауреатлары Төркем:ССРБ дәүләт премиясе лауреатлары Төркем:Үзбәкстан халык шагыйрьләре Төркем:Ташкент педагогия институтын тәмамлаучылар Төркем:Мөхәррирләр Төркем:Журналистлар