Галләм Морзаханов, Галләм Гыймади улы Морзаханов, русча документларында: (1925 елның 27 марты, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Зөя кантоны, Татар Наратлысы — 1990 елның 25 мае, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — Бөек Ватан сугышында катнашкан Советлар Берлеге Каһарманы (07.03.1944), Днепр хәрби флотилиясе строевое, матрос. ТАССР Югары шурасы депутаты (1947—1955).
Тәрҗемәи хәле
1925 елның 27 мартында Татарстан АССР Зөя кантоны (хәзерге Яшел Үзән районы) Татар Наратлысы авылында крестьян гаиләсендә туган. Әтисе — Беренче дөнья сугышында катнашкан, көмеш Георгий тәресе белән бүләкләнгән Гыймади Морзаханов. Галләм мәктәптә 4 сыйныф тәмамлаган. Күмәк хуҗалыкта тракторчы булып эшли. 1943 елда Кызыл гаскәргә хәрби хезмәткә алына, ССРБ Хәрби-диңгез флотына эләгә.
Бөек Ватан сугышы 1943 елда фронтка алына. Днепропетровск хәрби флотилиясе 66нчы төтен маскировкасы һәм дегазация отряды (хәрбиләр диңгез пехотасы итеп файдаланыла) строевое булып хезмәт итә. Матрос Морзаханов Белоруссия ССРның Пинск шәһәре өчен барган сугышларда каһарманлык үрнәге күрсәтә. 1944 елның июлендә 5 десант операциясендә катнаша, 36 кешедән торган десант дошман ягындагы күперне һәм 300 машинадан торган автопаркны кулга төшерә, дошманның 5 ут ноктасын юк итә, дошман солдатларын әсирлеккә ала. Шунда башы яралана, тылга хастаханәгә дәваланырга озатыла.
1944 елда, сәламәтлеге какшап, хәрби хезмәттән азат ителә.
1945 елның 7 мартында Советлар Берлеге Каһарманы исеме бирелгән. Бүләкләү кәгазендә «5 десант операциясендә (Скрыгалов, Конковичи, Петриков, Дорошевичи, Пинск) катнашкан өчен» дип язылган.
Сугыштан соң 1944 елдан туган авылында яши һәм Яшел Үзән районы «Комсомолец» күмәк хуҗалыгы ревизия комиссиясе рәисе булып хезмәт итә. Пенсиягә чыккач, гаиләсе белән Казанга күченә.
1947—1955 елларда ТАССР югары шурасы депутаты була.
1990 елның 25 маенда Казанда вафат.
Бүләкләре, мктаулы исемнәре Советлар Берлеге Каһарманы (07.03.1944) Ленин ордены (7.03.1944) 1нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены (11.03.1985) Медальләр
Хәтер Яшел Үзән шәһәре Җиңү паркында (Вокзал буе урамы) Каһарманнар аллеясында барельефы корылганЯшел Үзән шәһәре Җиңү паркы.
Чыганаклар Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
Әдәбият Герои Советского Союза Военно-Морского флота. 1937-1945. М., 1977. Советлар Союзы Геройлары — якташларыбыз. Казан, 1990. Батырлар китабы. Казан: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01001-6
Сылтамалар Татарская энциклопедия. В 6 т. Т.4 (М-П). Казань, 2008. Г.Г. Морзаханов «Ил каһарманнары» порталында Г.Г. Морзаханов «Милләттәшләр» сайтында
Искәрмәләр
Төркем:ССРБ хәрби диңгезчеләре Төркем:Бөек Ватан сугышында катнашучылар Төркем:Татарстан Советлар Берлеге Каһарманнары