Шәмсетдинов — татар фамилиясе. Гарәп теленнән кергән Шәмсетдин (Шәмс-әд-дин) («Диннең кояшы») исеменнән ясалган.

Абдулла Шәмсетдинов (1870-1937), сәүдәгәр, Әсәдуллаев йортын (Мәскәү) төзетүчеләрнең берсе. Кәшаф Шәмсетдинов (1909-1993), химик-технолог, Казан мех комбинаты (хәзерге «Мелита» АҖ) баш инженеры (1953 елдан), ССРБ дәүләт премиясе (1951). Исмай Шәмсетдинов (1910-1982), композитор, ТАССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1966), ТАССР халык артисты (1981). Гали Шәмсетдинов (1915-1944), Советлар Берлеге Каһарманы (1945, вафатыннан соң). Ясыйр Шәмсетдинов (1918-1996), ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1968), ТАССР мәдәният министры урынбасары (1953-1962), Галимнәр йорты директоры (1978-1991), Салих Сәйдәшев музее директоры (1991-1996). Габделхак Шәмсетдинов (17.08.1946), журналист, мөхәррир, «Ватаным Татарстан» газетасының (1996 елдан), «Мәгариф» журналының баш мөхәррире (2003-2013). Николай Шәмсетдинов (1949), рус телле шагыйрь, Россия язучылары берлегенең Төмән бүлекчәсе идарәсе рәисе (1994 елдан). Рушан Шәмсетдинов (1946), рәссам-график, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (1997), ТКН баш рәссамы (1993 елдан). Солтан Шәмси (Шәмсетдинов) (1946), язучы, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре (1996). Валерий Шәмсетдинов (1947), химик-технолог, «Түбән Каманефтехим» ААҖ бутилкаучук хаводы баш инженеры (1978 елдан), «Татнефть-Түбән Каманефтехим-Ойл» ҖЧҖ директоры, фән һәм техника өлкәсендә ТР дәүләт премиясе (1994). Хәмит Шәмсетдинов (1949-2009), Гафури театры актеры, РФ атказанган, БАССР халык артисты. Хазбулат Шәмсетдинов (1954), журналист, «Вечерняя Казань» газетасының шеф-мөхәррире (1991 елдан). Ринат Шәмсетдинов (22.05.1972), Тинчурин театры артисты, ТР атказанган артисты. Марсель Шәмсетдинов, сәясәтче, ПАРНАС фиркасе.

Шәмсетдинова Мәсгудә Шәмсетдинова (1955), композитор, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (1993) (АКШ). Рәсимә Шәмсетдинова (1954), ТР Мәгарифне үстерү институтының кафедра мөдире, фән кандидаты, доцент, ТР атказанган укытучысы.

Төркем:Фамилияләр