Фәрит Вәлиуллин, Фәрит Рәшит улы Вәлиуллин, (1959 елның 24 феврале, ТАССР Казан шәһәре) — рәссам-монументчы, Казан (Идел буе) федераль университетынының Л.Н. Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара бәйләнешләр институтының Г. Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлеге дизайн һәм милли сәнгатьләр кафедрасы доценты (2006 елдан). Татарстан рәссамнар берлеге (1971) һәм РФ рәссамнар берлеге (1992) әгъзасы. ЮНЕСКО сынлы сәнгать халыкара берлеге (ИАА/АИАП, ) әгъзасы. Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (2016).
Тәрҗемәи хәле
1959 елның 24 февралендә Казанда туган. Казанның 21нче мәктәбенең 8 классын (1974 «Мой мир»да шәхси сәхифәсе), «сызым һәм рәсем укытучысы» белгечлеге буенча Казан сынлы сәнгать укуханәсен «бик яхшы»га (Б. Майоров, В.И. Куделькин, З. Гыймаев классы, 1978), «рәссам-монументалист» белгечлеге буенча В.И. Суриков исемендәге Мәскәү сәнгать институтын (проф. Ю.К. Королев курсы, 1986) тәмамлаган. 1978 елдан рәсем укытучы булып эшли. 1986 елдан Түбән Кама шәһәрендә сәнгать фондында эшли, Түбән Кама рәсссамнар иҗади төркеме җитәкчесе. «Гадел» шәхси галереясен оештыручы. 1998 елдан Яшел Үзәндә яши һәм иҗат итә. 2006 елдан Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының (хәзер КФУ составында) дизайн һәм сынлы сәнгать факультетында рәсем укытучысы, доцент.
Иҗаты Портрет, пейзаж, натюрморт, монументаль сәнгать жанрларында эшли. Түбән Камада Әфганстанда һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл, Түбән Кама үзәк хастаханәсе каршында Габдулла Тукай һәйкәле комплексы һ.б. РФ Дәүләт Думасында (2002), ТР Дәүләт шурасында (2000, 2001) шәхси күргәзмәләр оештыра. Бөтенсоюз, бөтенроссия, республика, шәһәр күргәзмәләрендә даими катнаша. Кол Шәриф мәчете гөмбәзенең эчке бизәлешен башкару, Яшел Үзән җәмигъ мәчете фасады, «Нур» мәчете бизәлешен эшләү, Казан тимер юл вокзалы фасадын яңадан төзәтеп кору буенча иҗади төркемнәр җитәкчесе. 2015, май «Болгар» музей-тыюлыгындагы «Болгарларның исламны кабул итүе» мозаика панносын (2х6 м) ясау буенча иҗат төркеме җитәкчесеTatCenter.ru интернет-порталы (ТР эшлекле үзәге)
Картиналары «Кич», «Ашык», «Сыер белән хатын-кыз», «Азан», «Йөк тартучы үсмер», «Печән өсте», «Кара пулат төш күрә», «Иске амбар», «Сарык йоны кырку», «Бию», «Сөембикә һәм Үтәмешгәрәй», «Хушлашу букеты», «Шатлыклы көн», «Гаилә», «Яз», «Курай моңы», «Шагыйрь», «Яугир шатлыгы», «Шәһәр өстендә фәрештә», «Кыз һәм монах хатын», «Хушлашу», «Болак күпере», «Юлдаш», «Бәләкәй Тукай», «Ибн-Фадланның килүе», «Иске шәһәр» һ.б. Галина Сабинова, җырчы Лидия Әхмәтова портретлары һ.б.
Бүләкләре 2005 «Казанның меңьеллыгы истәлегенә» медале 2016 Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге — «Болгар цивилизациясе. Меңьеллыкларга сузылган юл» сәнгать- пространство экспозиция инсталляциясен иҗат иткән өчен (коллектив эчендә).
Сылтамалар КФУ рәсми сайтындагы сәхифәсе Рәссамның шәхси сайты
Искәрмәләр
Төркем:Татарстан рәссамнары Төркем:Казан сынлы сәнгать укуханәсен тәмамлаучылар Төркем:Вуз укытучылары Төркем:Суриков исемендәге рәсем институтын тәмамлаучылар Төркем:Габдулла Тукай