Камал III (2 нче сәхнә псевдонимы, 1 нчесе — Сакмарский), Камал Ситдыйк улы Сәлахетдинов, (1900, Әстерхан — 1968, Казан) — драма артисты, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты (1928-1968). ТАССР (1943), РСФСР (1957) халык артисты.
Тәрҗемәи хәле
1899 елның 31 декабренда (1900 елның 12 гыйнварында) Әстерхан шәһәрендә тегүче гаиләсендә туган. «Шураи ислам» мәктәбен, Әстерхан татар театр студиясен (1919) тәмамлаган. 1918-1924 елларда «Алтын Урда» Әстерхан мөселман артистлары берлегендә (соңыннан «Вулкан» татар дәүләт драма театры , 1922 елдан Һөнәри эшче театры, 1928 елдан Әстерхан дәүләт татар театры) уйный«Минем Казан» ТР башкаласы сайтында . 1924 елдан «Кызыл Октябрь» исемендәге татар театры (соңрак Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры) артисты. Яңа сәхнәдә иң беренче башкарган роле — Уильям Шекспирның «Гамлет» драмасында Лаэрт.
Иҗаты Татар милли театр сәхнәсенең күренекле осталарының берсе, каһарман холыклы образлар иҗат итүче. Репертуарында әүвәл һавалы-романтик холыклы яшь каһарманнар (Хәлил, Бакый, Шәрәф) булса, соңрак өлкән каһарманнарны уйныйhКамал III турында «Милләттәшләр» сайтында. 50 еллык иҗат гомерендә 400ләп образ иҗат иткән. Сәхнәдә партнершасы булып һәрвакыт Фатыйма Ильская уйный торган була. Аның уенын Зәйни Солтанов югары бәяли.
Әстерханда уйнаган спектакльләре «Кречинский туе» (Свадьба Кречинского) А. В. Сухово–Кобылин «Өйләнү» (Женитьба) Н. В. Гоголь «Юлбасарлар» (Разбойники) Ф. Шиллер «Саран» Ж.-Б. Мольер «Яшь гомер» Гафур Коләхмәтов «Банкрот» Галиәсгар Камал «Галиябану» Мирхәйдәр Фәйзи «Юлбасар Галим» Карпов-Крымский «Ул булмаса, бу булсын» Гозәер Хаҗибәков «Аршин мал алан» Гозәер Хаҗибәков «Җөйче Гайшә»
Камал театрындагы рольләре
Хәлил — «Галиябану» М. Фәйзи Бакый — «Ак калфак» М. Фәйзи Шаһзадә, Хан — «Таһир-Зөһрә» Ф. Бурнаш Хәмит — «Беренче чәчәкләр» К. Тинчурин (1934) Гали — «Яшь гомер» Г. Коләхмәтов (1935) Тукай — «Тукай» Ә. Фәйзи (1938) Закир — «Бәхетсез егет» Г. Камал Камил — «Камил» Г. Кутуй Сәлим — «Беренче мәхәббәт» Х. Вахит Шәмгун — «Рәүфә» Ә. Фәйзи Ногман — «Мактаулы заман» Т. Гыйззәт Мәхмүт — «Козгыннар оясында» Ш. Камал Вахитов — «Мулланур Вахитов» Н. Исәнбәт (1948) Сәлим — «Беренче мәхәббәт» Х. Вахит Әскәр — «Наёмщик» Т. Гыйззәт Гаяз — «Чаткылар» Т. Гыйззәт Гәрәй — «Рәйхан» Н. Исәнбәт
Герман — «Юлбасарлар» Ф. Шиллер (1933) Жадов — «Төшемле урын» А. Островский (1939) Незнамов — «Гаепсездән гаеплеләр» А. Островский (1939) Ромео — «Ромео һәм Джульетта» У. Шекспир (1941) Эдгар — «Король Лир» У. Шекспир (1945) Максимов — «Диңгездәгеләр өчен» Б. Лавренёв (1946) Отелло — «Отелло» У. Шекспир (1953) Сабуров — «Көннәр һәм төннәр» К. Симонов Сергей — «Безнең шәһәр егете» К. Симонов Фердинанд — «Мәкер вә мәхәббәт» Ф. Шиллер Теодоро — «Печән өстендәге эт» Лопе де Вега Борис — «Яшенле яңгыр» А. Островский Хлестаков — «Ревизор» Н. Гоголь Чибисов — «Мылтыклы кеше» Н. Погодин Черкун — «Варварлар» М. Горький
Кызыклы факт
Әстерхан татар театрына эшкә килгән Камал I «Сакмарский» псевдонимы белән уйнаучы яшь артист Камал Сәлахетдиновка яңа сәхнә исеме — «Камал III»не тәкъдим итә (Камал I , Камал II була инде — икесе дә Г. Камалның энеләре).
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1943 Татарстан АССР халык артисты 1950 РСФСР атказанган артисты 1957 РСФСРның халык артисты
Искәрмәләр
Әдәбият В. Мортазин, Т. Ченәкәй. Татар театры тарихыннан. М, 1926 ; Казан: ТКН, 1996. И. Илялова. Г. Камал театры артистлары. К.: ТКН, 1996; 2005. ISBN 5-298-00708-2 Театральная энциклопедия. Том 2. Глав. ред. П. А. Марков. М.: Советская энциклопедия, 1963.
Сылтамалар
Г. Камал театры артистлары. Библиографик белешмәлек Камал III Кино-театр.ру сайтында Кадерле хатирәләр... Казан утлары. Автор: Әхтәм Зарипов Камал III Габдулла Тукайның «Пар ат» шигырен укый (аудио, 3:31)
Моны да карагыз
Төркем:Татар артистлары Төркем:Татарстанның халык артистлары Төркем:РСФСР халык артистлары Төркем:Камал театры актерлары Төркем:Габдулла Тукай