Николай Антипов (, , ЛисичкиноПоддорье районы, Новгород өлкәсеhttp://www.sakharov-center.ru/asfcd/martirolog/?t=page&id=2392, , Новгород губернасы — , ) — Совет фирка-дәүләт эшлеклесе.
1—7 чакырылышлары ССРБ ҮБК әгъзасы һәм БК(б)Ф ҮК әгъзасы (1924—1937), БК(б)Ф ҮК Оештыру бюросы әгъзалыгына нәмзәт (1924—1925, 1928—1930). Тәрҗемәи хәле Керәстиян гаиләсендә туган.
Адмиралтейство суднолар төзү заводының техник мәктәбен тәмамлый (Петербург, 1910), аннары булып эшли. 1912-14 елларда Мәскәүнең төрле предприятиеләрендә эшли. 1912 дән РСДЭ(б)Ф әгъзасы, яшерен түгәрәкләр эшчәнлегендә актив катнаша. 1914 нең ноябрендә кулга алына, 1915 нең августында иреккә чыга. 1915-16 да Мәскәүдә «Динамо» заводында эшли, инкыйлаби эшчәнлеге өчен берничә тапкыр кулга алына. 1916 да Петроградта яшерен җитәкчесе. 1916 ның ахырыннан 1917 нең февраленә кадәр төрмәдә утыра. РСДЭ(б)Фнең Петроград комитеты һәм Һелсингфорс оешмасы әгъзасы. 1917 елгы Апрель конференциясендә катнаша. 1917-18 дә президиумы әгъзасы, Петроградта ЧК рәисе. 1919-20 дә РК(б)Фнең Казан губерна комитеты 1 нче сәркәтибе, губернаның ЧК һәм Башкарма комитеты рәисе, Җөмһүрият запас армиясенең әгъзасы. 1921-24 тә президиумы әгъзасы. 1925-27 елларда БК(б)Фның Урал һәм Ленинград өлкә комитетлары сәркәтибе. 1928-31 дә ССРБның почта һәм телеграф халык кәмисәре, 1931-35 тә Эшче-керәстиян инспекциясе халык кәмисәре урынбасары, 1935-37 дә ССРБ ХКШ рәисе урынбасары.
1937 нең 21 июнендә кулга алына. «Контринкыйлаби террористик оешмада катнашу»да гаепләнеп, ССРБ Югары Мәхкәмәсенең Хәрби коллегиясе карары белән үлем җәзасына хөкем ителә. Икенче көнне үк атып үтерелә.
30 июня 1956 ның 30 июнендә ССРБ Югары Мәхкәмәсенең Хәрби коллегиясе карары белән аклана.
Искәрмәләр
Чыганаклар Татар энциклопедиясе «Һронос» сайты
Төркем:Сталин репрессияләре корбаннары Төркем:СБКФ ҮК әгъзалары