Раилә Гарипова, Раилә Мөхәммәтхан кызы Гарипова, (22.11.1946) — балетмейстер, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленың баш балетмейстеры (1977). Татарстан АССР халык (1987), РФ атказанган (2017) артисты.

Тәрҗемәи хәле 1946 елның 22 ноябрендә Казанда туган. Казан фармацевтика училищесын (1966), Мәскәү дәүләт сәнгать һәм мәдәният университетын (2014 елдан Мәскәү дәүләт мәдәният институты) (Захаров, Стручков, Смирнов курсы, 1974) тәмамлаган.

Хезмәт юлы 1965-1966 Казанда аптекада фармацевт. 1967-1969 Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә башкаручы. 1974 елдан Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле балет солисты, репетитор. 1977 елдан Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле баш балетмейстеры. 1978 елдан Яр Чаллы сәнгать училищесы кураторы. 2001 елдан Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының хореография кафедрасы доцентыТатар филармониясе сайты. «Созвездие-Йолдызлык», «Мисс-Татарстан» бәйгеләрендә жюри әгъзасы Womens day сайтында .

Иҗаты Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән Россия төбәкләрендә һәм 30 чит илдә гастрольдә була: Мәскәү (2006), Астана (2007), Бельгия (2008), Канн (2009), Париж (2001, 2010), Ашхабад (2009), Испания (2007), Каһирә (2007), Словения (2014), Төркия (күп мәртәбәләр), Сембер (2014), Назрань (2015), Уфа (2015) һ. б. Татарстан мәдәниятенең алтын фондына кергән 100 дән артык хореографик күренеш-биюне сәхнәгә куя.

Куйган биюләре

«Казан кызлары биюе» «Торыйсын кичләре» «Биш пар» «Гармун-гармун» «Кызлар утырмасы» «Минзәлә биюе» «Сабантуй» «Көнчыгыш биюе»

«Ирланд биюе» «Боливия биюе» «Грек биюе» «Көмеш беләзек» «Чыштыр» «Шәл» «Мозаффар» «Чабата»га гына биеп булмый. «Ватаным Татарстан», № 15, 31.01.2014

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

1987 Татарстан АССР халык артисты 2017 РФ атказанган артисты«Сөембикә», 2017 ел, № 8, 17нче бит. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле сайтында

Искәрмәләр

Чыганаклар «Татарская энциклопедия». Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002-2014.

Сылтамалар

Р.М. Гарипова «Милләттәшләр» сайтында

Моны да карагыз

Төркем:Биючеләр Төркем:Татар биючеләре Төркем:Балетмейстерлар Төркем:ТАССР халык артистлары Төркем:Вуз укытучылары Төркем:Мәскәү дәүләт мәдәният институтын тәмамлаучылар