Даниель Габриель Фаренһейт (Фаренһайт; ; , , Данциг — , Һаага) — алман физигы. Бөекбритания һәм Нидерландларда эшләгән. Спиртлы (1709) һәм төрекөмешле (1714) термометрлар ясаган. Үз исеме белән аталган температура шкаласын тәкъдим иткән. Анда гомум кабул ителгән таяныч нокталары — нормаль атмосфера басымында бозның эрү ноктасы белән суның кайнау ноктасы арасында температура интервалы 180 бүлеккә — Фаренһейт градусына бүленгән. Фаренһейт шкаласында бозның эрү ноктасы — 32 °F, суның кайнау ноктасы — 212 °F. Искәрмәләр
Kaynak ve lisans
Kaynak: Wikipedia — Габриель Фаренһейт · katkı geçmişi.
Metin: CC BY-SA 4.0.
Metin düzenlemesi hakkında
Viki işaretlemesi ve şablonlar çıkarıldı; uzun metinler kısaltıldı.