Башкортларның федераль милли-мәдәни мохтарияте, , — җәмәгать оешмасы, башкорт милләтенә караган һәм туган төбәгеннән читтә аз булган шәхесләрнең ирекле берлегеРоссиядә башкортларның федераль милли-мәдәни автономиясе оештырылды. Мохтарият шурасы Мәскәү шәһәрендә урнашкан.
Тарих Россия башкортларының федераль милли-мәдәни мохтарияте (МММ) Мәскәүдә БР вәкиллегендә 2015 елның 18 декабренда узган оештыру конференциясендә барлыкка килә.
Башкортларның МММ Татарстанда (2002 елдан), Чиләбе (2015 елдан), Сарытау өлкәләрендә, Яһүд автоном округында һ.б. Россия регионнарында булдырылган «Милли акцент» сайтында.
2015 елның гыйнварында Чиләбе шәһәре башкортларының милли-мәдәни мохтарияте оеша. Аннары Чиләбе өлкәсе Чибәркүл районы башкортларының милли-мәдәни мохтарияте оеша. Соңрак «Чиләбе өлкәсе башкортларының өлкә милли-мәдәни мохтарияте» регион иҗтимагый оешмасы төзелә.
Шулар нигезендә, федераль милли-мәдәни мохтарият барлыкка киләАzatliq Radiosı.
Максаты Башкортстаннан читтә яшәүче башкортларның туган телен саклау, мәдәниятен, мәгарифен үстерү. Шул максатларны тормышка ашыру өчен, дәүләттән, федераль канунФедеральный закон № 74 "О национально-культурной автономии" от 22 июня 1996 года нигезендә, акчалата ярдәм алуБез формата.ру сайтында.
Мохтарият җитәкчелеге Рәисе — Россия Федерация җыены Федерация шурасының фән, мәдәният, мәгариф комитеты рәисенең беренче урынбасары Лилия ГомәроваЛилия Гомәрова мохтарият шурасы рәисе итеп сайланды. Рәис урынбасары — Башкорт дәүләт университетының укыту эшләре буенча проректоры Юлай Янбаев. Рәис урынбасары — «Чиләбе өлкәсе башкортларының өлкә милли-мәдәни мохтарияте» регион иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты рәисе Морис Юсупов.
Сылтамалар Мәскәүдә Россия башкортларының милли-мәдәни мохтарияте оешты Лилия Гумерова избрана председателем Совета Федеральной национально-культурной автономии башкир
Искәрмәләр
Төркем:Иҗтимагый берләшмәләр һәм хәрәкәтләр Төркем:Иҗтимагый оешмалар Төркем:Башкорт иҗтимагый оешмалары Төркем:Россия оешмалары