Динар Хөснетдинов, Динар Вәзим улы Хөснетдинов (1990 елның 18 мае, СССР, РСФСР, ТАССР, Яр Чаллы) — театр һәм кино актеры. 2011 елдан Әлмәт татар дәүләт драма театрында иҗат итә. «Тантана» премиясе лауреаты (2022). Татарстанның атказанган артисты (2023).
Тәрҗемәи хәле 1990 елның 18 маенда Яр Чаллы шәһәрендә туган. Туган шәһәрендә Мулланур Вахитов исемендәге 2нче татар гимназиясен (2007), Казан театр училищесын (2011) тәмамлаган. 2011 елдан Әлмәт татар дәүләт драма театрында эшли.
Иҗаты Татарстан-Яңа гасыр студиясендә төшерелгән 10 серияле «Ак чәчәкләр» фильмында (2015) төп рольләрнең берсен (Мансур) башкаргач, исеме киң публикага мәгълүм була. Әлеге рольгә зур кастингта җиңеп, сайлап алына.
Уйнаган рольләре Мансур — «Ак чәчәкләр» Габдрахман Әпсәләмов Айрат — «Балакаем» Илгиз Зәйниев Гашыйк Кәриб — «Гашыйк Кәриб» М.Ю. Лермонтов Зөфәр — «Тормыш корабы» Әмирхан Еники Алмаз — «Студентлар 3D» Наил Гаетбай Турыколак — «Акбай һәм сарык малае» Туфан Миңнуллин Кияү дусты — «Туй» Бертольд Брехт Газиз — «Күк капусы ачылса» Хәй Вахит Җеннең әнисе — «Җенле юл билгеләре» Г. Кәшипова Ризван — «Кыю кызлар» Таҗи Гыйззәт Ромео — «Ромео һәм Джульетта» Уильям Шекспир һ.б. Фильмография 2015 ― «Ак чәчәкләр» фильмында Мансур 2020 ― «Сөмбел» фильмында Байрас
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2022 ― «Тантана» премиясе ― «Иң яхшы эпизодик роль» номинациясендә ― «Ул әле өйләнмәгән иде» спектаклендәге Хәзрәт роле өчен Объявлены победители театральной премии Министерства культуры РТ «Тантана». Министерство культуры Республики Татарстан, 28.03.2022 Татарстанның атказанган артисты ― театр сәнгатенә керткән өлеше өченРузилә Мөхәммәтова. Әлмәт театры артисты Динар Хөснетдиновка Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде. Татар-информ, 2.03.2023 Фотогалерея
Искәрмәләр
Сылтамалар
Д. Хөснетдинов «Күңел» радиосы сайтында Әлмәт театры рәсми сәхифәсе Артист белән әңгәмә (2015, ноябрь)
Моны да карагыз
Төркем:Татар артистлары Төркем:Казан театр училищесын тәмамлаучылар Төркем:Русия кино артистлары Төркем:Шәхесләр:Әлмәт татар дәүләт драма театры Төркем:«Тантана» премиясе лауреатлары Төркем:Татарстанның атказанган артистлары