«Нәни принц» () — аллегорияле хикәя, Антуан де Сент-Экзюпериның иң танылган әсәрләренең берсе.
Беренче тапкыр 1943 елның 6 апрелендә Нью-Йорк шәһәрендә бастырыла.
Китапта булган барлык рәсемнәрдә авторның үз эше, шуңадырмы, алар китап кебек үк, бик популяр. Шунысы кызык,бу гади генә иллюстрацияләр түгел, ә әсәрнең бер өлеше: автор үзе дә һәм әсәрдәге геройлар да, һәрвакыт сурәтләргә илтәләр, кайвакыт бәхәсләшеп тә алалар. Әлеге сурәтләр тел киртәләрен юкка чыгарырга ярдәм итәләр, ,барысына да аңлаешлы булган универсаль сурәтләү лексиконына әйләнә."Олы кешеләр дә кайчандыр бәләкәй булганнар бит, тик күбесе моны оныткан гына"http://kitap.net.ru/valiev/6.php Антуан де Сент-Экзюпери - Нәни принц (Татарчага Рәзил Вәлиев тәрҗемәсе) — Антуан де Сент-Экзюпери, әсәрнең башлам өлешеннән.
Тарих Экзюпери бу хикәяне Нью-Йорк шәһәрендә (АКШ) торганда яза башлый. Шуңа күрә дә, 1943 елда беренче нәшер юарманы «Рэйнал-энд-Хичкок» нәшрияте чыгара. Китап инглиз телендә була, тәрҗемәчесе буларак Катерина Вудсны куялар. Франциядә хикәя сугыштан соң гына, 1946 елда «Эдисьон Гаймар» нәшрияте бастыра.
Татар телендә басылу тарихы 1978 елда Татарстан китап нәшриятында, Разил Вәлиев тәрҗемәсендә басылды. 2000 елда Мәгариф нәшриятында, Разил Вәлиев тәрҗемәсендә (үзгәрешләр белән) басылды. 95 бит, тиражы 3000, ISBN 5-7761-0842-X
Сылтамалар Вавилон: Нора Галь, Избранные переводы. Маленький принц Нәни принц - 319 телдә «Маленький принц» на Lingwa de Planeta, с параллельным русским текстом Особенности переводов «Маленького принца» на китайский, японский и вьетнамский языки Әсәрнең татар теленә Разил Вәлиевның тәрҗемәсен укырга (яки PDF форматында йөкләргә)
Искәрмәләр
Төркем:Мәгариф нәшриятында басылган китаплар Төркем:Татарстан китап нәшриятында басылган китаплар Төркем:Татарча китаплар