Ирнә ) ― Татарстанның Зәй районы Яңа Спас авыл җирлегенә караучы, юкка чыгу стадиясендәге торак пункт (авыл). 2012 елның 1 гыйнварына 3 хуҗалыкта 6 кеше яшәгән . География Авыл Кече Ирнә елгасының Урман Зәе (Ирнә) елгасына кушылган урында, урман буенда, Зәй тимер юл станциясеннән 30 км көньяк-көнчыгышта, Яр Чаллы пристаненнән 90 км ераклыкта урнашкан Ирня. // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). К.: «Реноме», 1994. – С. 120. Координаталар: киңлек 55.183755, озынлык 52.223077 Ирня. Заинск на карте Демография Халык саны Ирнә. Tatarica. Татарская энциклопедия 192619381949195819701979198920022010201220173722121713715743421067 Төп халык: татарлар. Климат
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 3.9 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International Тарих Авылга 1926 елда хәзерге Зәй районы Федоровка (Пидәр) авылыннан күченеп утырган крестьяннар нигез салган. Әүвәлге исеме ― Ирнә поселогы () История деревни Ирня (Ирнэ). «Татары без границ». Беренче күченеп утыручылар: И. Буханов, А. Чернов, А. Егоров һ. б.. Авылга исем Ирнә елгасы буенча бирелгән. Авыл 1918 елда төзелгән Яңа Спас авыл советына караган. 1930 елга кадәр Татарстан АССР Чаллы кантоны Яңа Спас волостенә керә. 1930 елның 10 августыннан ― Акташ, 1959 елның башыннан – Сарман, шул ук елның май аеннан (халык соравы буенча) ― Зәй, 1962 елның 1 ноябреннән ― Әлмәт, 1972 елдан ― Зәй районнарында. Күмәк хуҗалыклар төзү башлангач, 1929―1930 елларда авылда «Алга» (Вперед) авыл хуҗалыгы артеле (колхоз) оештырыла (беренче рәисе итеп Андрей Чернов сайлана, 1935 елдан колхозны А. Пугачев җитәкли). Хезмәт ияләренең Зәй район советы башкарма комитетының 1950 елның 14 июлендәге 26нчы санлы беркетмәсе буенча, колхозга игенчелекне үстерү өчен 289 гектар сөрүлек һәм башка авыл хуҗалыгы җирләре беркетелгән.
Бөек Ватан сугышы елларында (1941―1945) авылдан фронтка киткән 19 кеше өйләнеп кайтмаган (һәлак булган яки хәбәрсез югалган) . Күмәк хуҗалыкларны эреләндерү башлангач, 1950 елның июлендә «Алга» (Ирнә), «Кызыл сукачы» (Федоровка) һәм «Кызыл Ирнә» (Апач) авыл хуҗалыгы артельләрен берләштерәләр, яңа хуҗалыкка «Алга» исеме бирелә. 1950 елда 52 хуҗалыкта 193 кеше яшәгән. 1958 елның апрелендә «Алга» күмәк хуҗалыгы эреләндерелгән Чапаев исемендәге күмәк хуҗалыгына керә (үзәге Сармашбаш). 1963 елда Ирнә авылы Әлмәт районының «Правда» колхозына бирелә. Мөстәкыйль хуҗалык итү мөмкинлеген югалткан авыл халкы тарала башлый. 1979 елдан авылның элекке күмәк хуҗалык җирләрендә Зәй политехника көллиятенең ярдәмче хуҗалыгы оеша. 1993 ел ахырында «Правда» колхозы «Бүсерәк» итеп үзгәртеп корыла (АҖ рәисе ― С. С. Артамонычев) «Правда». // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). К.: Издательство «Реноме», 1994. – С. 194-195. 2002 елда авылда 2 кеше яшәве мәгълүм . 2012 елның 1 гыйнварына 3 хуҗалыкта 6 кеше яшәгән . Хәзер авыл юкка чыгу стадиясендә. Әдәбият Ирня. // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). К.: Издательство «Реноме», 1994. – С. 120. Сылтамалар История деревни Ирня (Ирнэ). Татары без границ Ирнә. Tatarica. Татарская энциклопедия Искәрмәләр
Төркем:Зәй районының торак пунктлары Төркем:Татарстанның юкка чыккан торак пунктлары