Кайман утраулары — Кариб диңгезендә, Вест-Индиядә Бөекбританиянең диңгезарты территориясе.

Биләмә Зур Кайман, Кече Кайман һәм Кайман-Брак утрауларыннан гыйбарәт. Гомуми мәйданы 264 км. Халык саны — 54 397 кеше (2010, мулатлар, ак тәнлеләр, негрлар). Халыкның 80%-ы Зур Кайман утравында яши.

Административ үзәк — Җорҗтаун шәһәре. Рәсми тел — инглиз теле. Халкының төп шөгыльләре — туристларга хезмәт күрсәтү, ташбакларны үстерү. Эре оффшор үзәге.

Утрауларны 1503 елда Xристофор Колумб ачкан. Диннәр Кайман утрауларында христианнар күпчелекне тәшкил итә (67,8 % ы ― протестантлар, 14.1 % ы ― католиклар), атеистлар ― 9 %, башка диндәгеләр (Ислам, Яһүд дине, Һинд дине, Бәһаи һ. б.) ― 7 %. Кайман утраулары кешеләре диндарлыгы белән аерылып тора: портлар якшәмбе һәм христиан бәйрәмнәрендә ябылалар. Ил башкаласы яһүд җәмгыятенең гамәлдәге синагогасы, мөселманнарның җайлашкан бинада мәчете, Бәһаи һәм Һинд динендәгеләрнең гыйбадәт кылу өчен урыннары бар Cayman Islands/ The World Factbook. Кайман утрауларында ислам Кайман утрауларында Һинд дине Искәрмәләр

Төркем:Конституцион монархияләр Төркем:Бөекбританиянең диңгезарты территорияләре Төркем:Инглиз телле илләр һәм территорияләр