Аргамак — күп мәгънәле сүз. Гомумтөрки сүз. «Озын торыклы ат» дигәнне аңлатаР. Әхмәтьянов. Татар теленең кыскача тарихи-этимологик сүзлеге. К., 2001
Татарча Википедиядә әлеге сүзне кулланып ясалган түбәндәге мәкаләләр урнаштырылган: Аргамак — менге ат, төрки халыкларда (бигрәк тә Урта Азиядә) һәм Кавказда тау халыкларында аргамак иң яхшы ат токымы исәпләнә. Кабарда атын да икенче төрле «аргамак» дип атыйлар. «Аргамак» — Яр Чаллыда 1991-2000 елларда чыккан татарча журнал. «Аргамак. Татарстан» — Яр Чаллыда 2009 елдан чыгучы русча журнал. «Аргамак» — Дүртөйле шәһәрендә 1996 елның сентябреннән нәшер ителгән бушлай белдерүләр бастыручы русча газета. Мөхәррире — Зиатдинов М.С. Айга бер саны әзерләнгән. «Аргамак» («Арғымаҡ») — Казакъстанда 2013 елдан нәшер ителүче атлар турында журнал. Баш мөхәррире — Багдат Мохтаров. Тираж- 3000. Ике айга бер саны чыга.
Искәрмәләр
Төркем:Журналлар