Винни-Пух () — Алан Александр Мильн язган шигырьләр һәм хикәяләр персонажы. Советлар Берлегендә һәм Россия Федерациясендә Борис Заходерның рус теленә тәрҗемәләре һәм аларга нигезләнгән Союзмультфильм мультфильмнары аркылы танылган.
Барлыкка килүе Виннипег ана зат аю баласы Лондонга 1914 елда Беренче бөтендөнья сугышында катнашы өчен Бөекбританиягә күчерелгән Канада гаскәрләре белән килә. Исеме хуҗасы лейтенант Гарри Колбурн үскән Виннипег шәһәре хакына бирелә. Францияга юллану алдыннан, канадалылар аны шәһәр зоопаркына калдырырга була, калган гөмерен (1932 елга кадәр) ул анда үткәрә, җирле балалар аны бик яратып китә. 1924 елда Алан Милнның улы Кристофер Робин Милн да аның белән таныша, баланың сөелгән аю уенчыгы атасы февральдә язган шигерендә сүзгә алына. 1925 елгы декабрь аенда (Раштуа алдыннан) чыккан "Дөрес булмаган умарта кортлары" () хикәясендә беренче тапкыр Пух исеме кулланыла."Pooh celebrates his 80th birthday". BBC. Retrieved 11 November 2012"A Children's Story by A. A. Milne". London Evening News. 24 December 1925. p. 1. 1926 елда Винни-Пух турындагы хикәяләр аерым китап буларак чыга ().
Искәрмәләр
Төркем:Мультфильм персонажлары