Искәндәр Хәйруллин, Искәндәр Илдар улы Хәйруллин (1974 елның 31 августы, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — драма актеры, Камал театры артисты. Татарстанның атказанган (2004), халык (2015) артисты. «Тантана» премиясе (2014, 2018, 2019), Тукай премиясе (2019) лауреаты.
Тәрҗемәи хәле 1974 елның 31 августында Казанда туган. Әтисе — Илдар Хәйруллин, РФ атказанган (1999), ТР халык артисты (1991). Әнисе — Алсу Гайнуллина, РФ халык артисты (1996), Тукай премиясе лауреаты (2013). Казан мәдәният һәм сәнгать академиясен (хәзер институт) тәмамлаган (Марсель Сәлимҗанов һәм Фәрит Бикчәнтәев студиясе, 1995).
1995 елдан Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли.
Хатыны - Камал театры артисты Айгөл Миңнуллина.
Иҗаты Студент чагында ук Г. Камал театры спектакльләрендә уйный, күмәк күренешләрдә катнаша.
Уйнаган рольләре Бальтазар — «Ромео һәм Джульетта» В. Шекспир Шәрәф — «Асылъяр» М. Фәйзи Андроньо — «Биюче» Лопе де Вега Кече ул — «Сукыр патша» Н. Хикмәт Треплев — «Акчарлак» А. Чехов Атиллио — «Гаугалы гаилә» Эд. де Филиппо Җирән чичән — «Җирән чичән һәм Карачәч сылу» Н. Исәнбәт Сәйяр — «Әни килде» Ш. Хөсәенов Интизар — «Саташкан сандугач» Р. Зәйдулла Франц — «Юлбасарлар» Ф. Шиллер Серый — «Мәхәббәт хатирәсе» Ф. Бүләков Альфред — «Казан егетләре» М. Гыйләҗев Фатыйх — «Беренче театр» Г. Камал Шәкүр — «Яра» А. Гыйләҗев Зәйнәгый - «Хуҗа Насретдин» Нәкый Исәнбәт Меддах - «Минем исемем Кызыл» Орхан Памук Ричард - герцог Глостер, соңыннан Ричард III - «Ричард III» В. Шекспир Гарәфи - «Банкрот» Галиәсгар Камал Вәлиәхмәт Габделхәтович - «Мулла» Туфан Миңнуллин Халәф - «Хан кызы Турандык» Карло Гоцци Миңлегали - «Зәңгәр шәл» Кәрим Тинчурин Оргон - «Тартюф» Жан Батист Мольер Марс - «Ут күршеләр» Салават Юзеев Учак Сәлахетдин - «Арбалы хатыннар» Зәки Зәйнуллин Бай егетләр - «Яшь йөрәкләр» Фәтхи Бурнаш Бармен - «Мылтык» Зөлфәт Хәким Шәрап сатучы - «Ханума» Авксентий Цагарели Тузенбах Николай Львович, барон, поручик - «Өч сеңел» Антон Чехов Гыйлемдар - «Кыю кызлар» Таҗи Гыйззәт Шүр-Шүр - «Җанкисәккәем» Туфан Миңнуллин Зимин яшь чакта, Зиминның оныгы - «Телсез күке» Зөлфәт Хәким Сехисмундо - «Тәкъдир» Педро Кальдерон (Ркаил Зәйдулла тәрҗемәсе) I Салих - «Казан сөлгесе» Кәрим Тинчурин Түзәр - «Кара чикмән» Геор Хугаев (Юныс Сафиуллин тәрҗемәсе) Вил - «Дивана» Туфан Миңнуллин Гайнулла Курамшин–Инзарский - «Гөлҗамал» Нәкый Исәнбәт
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Татарстанның атказанган артисты (2004). Татарстанның халык артисты (2015). «Тантана» премиясе (2014) — «Камал театрында куелган «Банкрот» спектаклендә уйнаган роле өчен («Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә)». «Тантана» премиясе (2018) — ««Ак калфагым төшердем кулдан» (И. Юзеев) спектаклендә Тайфур Кормаш роле өчен». «Тантана» премиясе (2019) — ««Тормышмы бу?..» (Г. Исхакый) спектаклендə Хəлим роле өчен». 2019 — Тукай премиясе — «татар сәнгате үсешенә керткән өлеше һәм татар театры үсешендә зур роль уйнаган «Гөлҗамал», «Җирән чичән белән Карачәч сылу», «Кара чикмән», «Три сестры», «Дон Жуан» спектакльләрендә сәхнә образларын тудырган өчен''»Тукай премиясе лауреатлары . intertat.tatar, 26.04.2019.
Искәрмәләр
Чыганаклар Буыннар әңгәмәсе. «Казань», март 2009.
Сылтамалар
Искәндәр Хәйруллин Камал театры сайтында
Моны да карагыз
Төркем:Татар артистлары Төркем:Камал театры актерлары Төркем:Татарстанның халык артистлары Төркем:Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаучылар Төркем:«Тантана» премиясе лауреатлары