Әлфия Акбутина, Әлфия Носрат кызы Акбутина (, 1955 елның 9 марты, СССР, РСФСР, БАССР, Макар районы, Югары Эткол) — журналист, «Башҡортостан» газетасының (1990―2011), «Башҡортостан ҡыҙы» журналының (2011―2014) баш мөхәррир урынбасары. ССРБ (1988 елдан), РФ һәм БР журналистлар берлекләре әгъзасы. Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1997). Шәһит Ходайбирдин премиясе лауреаты (2005). Башкорт Википедиясенең актив катнашучысы (2015).
Тәрҗемәи хәле 1955 елның 9 мартында (документ буенча 9 октябренда) БАССР Макар районы (хәзерге БР Ишембай районы) Югары Эткол авылында укытучылар гаиләсендә туган. 1960 елда әнисенең туган ягы ― Нуриман районына күченәләр. Нуриман районы Иске Күл мәктәбен (1972), Башкорт дәүләт университеты филология факультетының рус―башкорт бүлеген (1977) тәмамлаган.
Хезмәт юлы 1977 «Ленинсы»-«Ленинец» (хәзерге «Йәшлек») газетасында (Уфа) корректор булып эшли. 1980―1981 Нуриман һәм Зиянчура районнарында мәктәптә укыта. 1978 елдан «Башҡортостан» газетасы мөхәрририятендә эшли: өлкән хәбәрче (1990), бүлек мөдире (1993), җаваплы сәркатип (1995), баш мөхәррир урынбасары (1999). 2011―2014 «Башҡортостан ҡыҙы» журналының баш мөхәррир урынбасары.
Хезмәтләре
Тәрҗемәче буларак билгеле (мәсәлән, «Чипполино» әкиятен башкортчага тәрҗемә иткән). «Библия»не башкорт теленә тәрҗемә итүчеләр төркемендә эшли.[ Россия Библия җәмгыяте сайтында ] БР президенты каршындагы топонимия комиссиясе эшендә катнашаҮз урынындагы кеше . Башкорт энциклопедиясе тәрҗемәчесе.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1997). Шәһит Ходайбирдин премиясе (2005) — «ЮНЕСКО линиясе буенча Европа илләренә сәяхәтнамәләре өчен»БР хөкүмәте карары N 904-р 04.10.2005.
Чыганаклар Равил Рамазанов. Әлфия Акбутинаның иҗат почергы. «Республика Башкортостан», 207- сан, 2010 ел, 28 октябрь.
Сылтамалар Ә.Н. Акбутина «Башкорт белешмәлеге» сайтында Җан җылысы белән җылытып
Моны да карагыз Ә. Акбутина. Җиләнемә – 3D-тәңкә, чәчемә – 3D-чулпы...
Искәрмәләр
Төркем:Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:Шәһит Ходайбирдин премиясе лауреатлары Төркем:Журналистлар Төркем:Башкортстан журналистлары Төркем:Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Википедия:Кулланучылар