Дания Сәлимова, Дания Әбүзәр кызы Сәлимова, кыз фамилиясе Салихова (Дания Абузаровна Салимова; 1957 елның 2 гыйнвары, СССР, РСФСР, ТАССР, Азнакай районы, Әлкәй ) – телче-галим, филология фәннәре докторы (2001), Казан (Идел буе) федераль университетының Алабуга институтының (филиал) филология һәм тарих бүлекчәсенең рус теле һәм әдәбияты кафедрасы профессоры (2002). Россия табигать фәннәре академиясе мөхбир-әгъзасы (2009). РФ югары һөнәри мәгарифенең мактаулы хезмәткәре (2007). Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (2019).

Тәрҗемәи хәле 1957 елның 2 гыйнварында Азнакай районы, Әлкәй авылында туган 2 января 1957 года родилась Салимова Дания Абузаровна. Институт татарской энциклопедии и регионоведения ВКонтакте, 2.01.2024. Минзәлә педагогика көллиятен (1976Минзәлә педагогика көллиятендә 1976 елгы чыгарылыш студентлары 50 елдан соң очрашты. Татар-информ, 17.07.2026), «татар теле һәм әдәбияты, милли мәктәптә рус теле һәм әдәбиятын укыту» белгечлекләре буенча Казан дәүләт университетын (1981, 1991) тәмамлаган. ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында «Хәзерге татар теленең морфонологиясе» темасына кандидатлык (1986), «Төрле төзелешле телләрдә сүз төркемнәре: системалы – функцияле якын килү (татар һәм рус теле материалында)» темасына докторлык диссертацияләре (2001) яклаган.

Хезмәт юлы 1981 елдан Алабуга дәүләт педагогия институтында (хәзерге Казан (Идел буе) федераль университетының Алабуга институты) рус теле (хәзер рус теле һәм контрастив тел гыйлеме ) кафедрасында эшли. Доцент (1994), профессор (2002).

Фәнни юнәлешләре хәзерге татар һәм рус телләренең функциональ морфологиясе чәчмә әсәр текстларында сүз төркемнәренең яшәве татар һәм рус телләренең чагыштырма фонетикасы һәм грамматикасы сүзләрнең лексик-грамматик классларының статик тасвирламалары текст лингвистикасы (Марина Цветаева әсәрләренең теле һәм стиле) шигъри ономастикон

Фәнни һәм педагогик эшчәнлеге Филология факультетында утыз ел «Хәзерге рус теле. Сүз ясалышы һәм морфология», «Тел теориясе» фәннәреннән укыта. «Рус һәм татар теленең чагыштырма морфонологиясе», «Сәнгатьле тәрҗемәнең теориясе һәм практикасы», «Рус теленең грамматик төзелешендә күчеш күренешләре» исемле махсус курслар алып бара. 2006 елдан РФ мәгариф министрлыгы химаясендәге фәнни юнәлешне тормышка ашыра: 4 фәннәр кандидатыннан торган төркем текст мохитендә сүзләрнең лексик-грамматик классларының яшәве проблемалары белән шөгыльләнә. Галим кул астында әзерләнгән 7 кандидатлык диссертациясе Казан (2006, 2007), Төмән (2007), Тубыл (2007, 2009), Кемерово (2007, 2008) шәһәрләре югары уку йортлары диссертация шураларында яклана. 3 докторлык, 17 кандидатлык диссертациясен яклаганда рәсми оппонент буларак катнаша.

Хезмәтләре 4 монографиясе, 130 фәнни хезмәте басылган. Татар морфонологиясенә кереш (М.З. Зәкиев белән берлектә). Казан, 1983. Әйтемнәрнең поэтикасы (А. Яхин белән берлектә). Казан, 1987. Тел гыйлеменә кереш (Ф.С. Сафиуллина, Х. Сәлимов белән берлектә). Казан, 2000. Татар һәм рус телләренең чагыштырма фонетикасы (Х. Сәлимов белән берлектә). Алабуга, 2007. Антропонимия романов Д. Стахеева (Г. Патенко белән берлектә). Алабуга, 2008 Время и пространство как категория текста (Ю. Данилова белән берлектә). М., 2009. Двуязычие и перевод. М., 2012 һ. б.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре РФ югары һөнәри мәгарифенең мактаулы хезмәткәре (2007). «Һөнәри хезмәттә рус телен үрнәк куллану» Бөтенрусия бәйгесе (2008, Мәскәү дәүләт университеты) — җиңүче «Билгеле галимнәр» сайтында. Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (2019)Профессору Елабужского института КФУ присвоено звание "Заслуженный деятель науки Республики Татарстан". Сайт КФУ, 26.07.2019. 2024 ― «Фидакарь хезмәт өчен» медале ― күпьеллык нәтиҗәле фәнни-педагогик эшчәнлеге һәм югары квалификацияле белгечләр әзерләүгә зур өлеш кертүе өченКотлыйбыз! «Ватаным Татарстан», № 135, 22.11.2024, 3нче бит. Кызыклы факт Д. Сәлимова — «Татарстанның атказанган фән эшлеклесе» мактаулы исеменә лаек булган беренче Алабуга хатын-кызы.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Д.Ә. Сәлимова «Билгеле галимнәр» сайтында

Моны да карагыз

Төркем:Профессорлар Төркем:Минзәлә педагогия көллиятен тәмамлаучылар Төркем:Казан университетын тәмамлаучылар Төркем:Филология фәннәре докторлары Төркем:Вуз укытучылары Төркем:РФ югары һөнәри мәгарифенең мактаулы хезмәткәрләре Төркем:Татарстанның атказанган фән эшлеклеләре Төркем:Алабуга дәүләт педагогия институты укытучылары Төркем:«Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр