Әхмәтҗан Касыйми (Әхмәтҗан Мәхмүт улы Надир, (, , ССРБда яшәгән чорда Әхмәтҗан Касыймов) — уйгур сәяси һәм хәрби эшлеклесе, Көнчыгыш Төркистан инкыйлаби җөмһүрияте () президенты (1946-1949). Полковник (КТИҖ) (1945). Тарих фәннәре кандидаты (ССРБ).
Тәрҗемәи хәле
1914 елның 14 апрелендә Көнчыгыш Төркистанның Голҗа шәһәре Тогракорук мәхәлләсендә туган. Милләте Или уйгуры. Әтисе Мәхмүт ахун Надир 1920 елда вафат була. Әнисе Шарваниханны балалары белән бабасы КасыймКасыйм - бабасының исемен фамилия итеп алган үз янына ала. Абыйсы Гомәр Касыймга ияреп, ССРБга килә. 1922 елда Хоргос (РСФСР) шәһәрендә башлангыч мәктәпне, Җаркәнт шәһәрендә җидееллык мәктәпне (1926), Алматыда техникум (1932), Ташкәнтта Урта Азия дәүләт университетының рабфагын (1937), Мәскәүдә Көнчыгыш телләре институтын (1940) тәмамлаган. Казанда да укыган дигән мәгълүмат бар. Аспирантура бетереп, уйгурлар тарихы буенча диссертация язган. Мәскәүдә Коминтерн сафларына керә.
Хезмәт юлы 1932-1936, 1940-1942 елларда Ташкәнтта яши, Урта Азия дәүләт университетында укый, соңрак укыта.
Көнчыгыш Төркистанда 1942 елны яшерен хәлдә Ватанына кайтып, башта Чугучак () шәһәрендә сәяси эш алып бара, яшерен «Көнчыгыш Төркистан азатлыгы оешмасы» әгъзасы була (1943-1944). 1943 елда Голҗада урнаша, күп төрле һөнәрләр алмаштыра: балта остасы, пыяла куючы, газета хәбәрчесе була. 1943 елның декабрендә Голҗада Гоминьданчылар тарафыннан кулга алынып, Дихуада (хәзерге Өремҗе () 2- санлы төрмәгә ябыла, анда каты газаплауга дучар ителә. 1944 елның октябрендә, Или вилаяте баш күтәрүчеләре белән сөйләшүләрдән соң, азат ителә, Дихуадан Голҗага кайта. Совет хөкүмәтенең ярдәме белән Көнчыгыш Төркистанның (Өч вилаятьнең) иң югары идарәсенә үтә. 1945 елның гыйнварында Көнчыгыш Төркистан (Өч вилаять) вакытлы хөкүмәте әгъзасы була, хәрби эшләр бүлеменең башлыгы, Көнчыгыш Төркистан (Өч вилаять) инкыйлаби җөмһүриятенең генераль сәркатибе урынбасары, тышкы эшләр министры (1945) вазифаларына билгеләнә.
Югары вазифалары Көнчыгыш Төркистан (Өч вилаять) инкыйлаби җөмһүриятенең (КТИҖ) беренче президенты Әлихан түрә уздырган ислам-төрек юнәлешендәге сәясәттән аермалы буларак, Ә. Касыйми, дөньяви милләтче буларак, өч вилаятьнең (Алтай, Торбагатай, Или) икътисад, мәдәният, мәгариф эшләрен тәрәккый иттерү, Милли армия кору өчен көч куя. 1946 елның августында, Әлихан түрәне совет махсус хезмәтләре урлаганнан соң, җөмһүриятнең (икенче) президенты () вазифасында кала. КТИҖ хәрби комитеты әгъзасы (1945-1949). Шенҗаң хакимияте белән сөйләшүләр алып баручы КТИҖ хөкүмәте делегациясе әгъзасы, соңыннан җитәкчесе (1945-1946). Шенҗаң коалицион хөкүмәтенең рәис урынбасары (1946). Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлангач, Кытай коммунистлар фиркасе Гоминьданны җиңә. Ә. Касыйми ССРБ хөкүмәтеннән Көнчыгыш Төркистанның Кытайдан бәйсезлеген яклавын яки ССРБга кабул итүне өмет итә.
Үлеме 1949 елның 22 августында Көнчыгыш Төркистан инкыйлаб җөмһүриятенең делегациясе башында Голҗадан Алматы-Новосибирск -Иркутск аркылы Бейпиң (хәзерге Бейҗиң) га Кытай халык сәяси мәслихәт киңәшенең 1 гомуми җыелышына оча. 27 августта Көнчыгыш Төркистан инкыйлаби җөмһүрияте хөкүмәте утырган совет Ил-12 аэропланы Байкал тирәсендә һәлакәткә очрый (рәсми версия).
Бүләкләре Азатлык (Azadliq) ордены (КТИҖ). Тугрылык (Sadaqat) ордены (КТИҖ). Бәйсезлек (Istiklaliyat) ордены (КТИҖ).
Гаиләсе Хатыны Маһинур, балалары Гадел һәм Гадәләт.
Сылтамалар Инқилабий қурбан Әхмәтҗан Ҡасиминиң тәрҗимиһали Форум «Евразийского исторического сервера» Восточно-Туркестанская Республика в фотографиях (1944-49 гг.)
Искәрмәләр
Төркем:Голҗада туганнар Төркем:Президентлар Төркем:Мәскәү көнчыгыш телләре институтын тәмамлаучылар Төркем:Тарих фәннәре кандидатлары Төркем:Көнчыгыш Төркистан Төркем:Уйгыр шәхесләре