Зөфәр Гыймаев, Зөфәр Фоат улы Гыймаев (1951 елның 9 гыйнвары, СССР, Үзбәкстан ССР, Нәмәнгән ― 2022 елның 15 феврале, РФ, Татарстан, Казан) – рәссам. Татарстан Рәссамнар берлегенең һәм Россия рәссамнар берлеге Татарстан бүлегенең идарә рәисе (2008―2022). Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2002). Бакый Урманче (2003), Тукай (2005) премияләре лауреаты. РФ атказанган, Татарстанның халык рәссамы. СССР рәссамнар берлеге әгъзасы (1980).

Тәрҗемәи хәле 1951 елның 9 гыйнваренда Үзбәкстан ССРның Нәмәнгән шәһәрендә туган. 1952 елдан Казанда яши. Казанның сәнгать укуханәсен (1970), И. Е. Репин исемендәге Ленинград сынлы сәнгать, скульптура һәм архитектура институтын (А. Д. Зайцев остаханәсе, 1976), СССР Сәнгать академиясенең Казандагы бүлеген (Харис Якупов остаханәсе, 1980) тәмамлаган.

Хезмәт юлы 1976-1983 Казан сәнгать укуханәсендә укытучы. 1978-1997 тимер юлчылар мәдәният йорты каршында «Бип» пантомима студиясе җитәкчесе. 1997-1998 Казандагы 2- санлы татар гимназиясендә пантомима мөгаллиме. 1998-2001 цирк мәктәбендә укытучы. 2001-2008 ТР рәссамнар берлеге сәнгать фондында эшли. 2008-2022 Татарстан Рәссамнар берлеге һәм Россия рәссамнар берлеге Татарстан бүлегенең идарә рәисе.

2022 елның 15 февралендә 71 яшендә Казанда вафат Күренекле рәссам Зөфәр Гыймаев «Казан нуры» мәчетеннән соңгы юлга озатыла. Татар-информ, 16.02.2022. Курган зиратына җирләнгән Рузилә Мөхәммәтова. Рәссам Зөфәр Гыймаев белән хушлашу: «Бирешмим әле, тырышам, дигән иде». Интертат, 16.02.2022. Иҗаты Татарстанда һәм Россиядә портрет жанрында эшләүче әйдәүче рәссамнарның берсе. Татарстан сәнгать әһелләренең күпсанлы портретларын төрле техникада иҗат итә.

1970 елдан башлап зона, республика, бөтенсоюз, бөтенрусия һәм халыкара күргәзмәләрдә катнашып килә. Снина (Словакия) шәһәрендә узучы халыкара күргәзмәдә, Анталия (Төркия) шәһәрендә узучы ТЮРКСОЙ халыкара пленэрында катнаша.

Хезмәтләре саклана ТР дәүләт сынлы сәнгать музее (Казан) В.И. Суриков исемендәге Сынлы сәнгать музее (Красноярск) С. Сәйдәшев музее (Казан) Шәһәр картина галереясе (Әлмәт) Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры (Казан) Россия һәм чит илләрдә шәхси тупланмалар Г. Тукайга багышланган Интернет-порталда

Бүләкләре, мактаулы исемнәре Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2002). ТР мәдәният министрлыгының Б. Урманче исемендәге премиясе (2003). Тукай премиясе (2005) ― Татарстанның күренекле мәдәният һәм сәнгать әһелләре портретларын иҗат иткән өчен. Россия Федерациясенең атказанган рәссамы Татарстан Республикасының Халык рәссамы Татарстан җитәкчелеге Зөфәр Гыймаев вафатына бәйле кайгы уртаклашу белдерде. Татар-информ, 16.02.2022 Искәрмәләр

Сылтамалар

Г. Тукайга багышланган Интернет-портал «Болгар мирасы» ҖЧҖ сайты

Моны да карагыз

Төркем:Рәссамнар Төркем:Татарстан рәссамнары Төркем:Татарстанның халык рәссамнары Төркем:РФ атказанган рәссамнары Төркем:Сәнгать уку йортларын тәмамлаучылар Төркем:Казан уку йортларын тәмамлаучылар Төркем:Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:Тукай премиясе лауреатлары Төркем:Бакый Урманче премиясе лауреатлары Төркем:Иҗади берлекләр рәисләре Төркем:Казан сынлы сәнгать училищесы укытучылары