Чиңхәй (, ) — Кытай Халык Җөмһүриятенең төньяк-көнбатыш өлешендәге провинция.
Башкаласы — Шиниң (Синин) шәһәре. География Җир өсте, нигездә, тау һәм тигезлекләрдән гыйбарәт. Сайдам иңкүлеге төньяктан Нәншән һәм Алтынтау, көньяктан Куньлун таулары белән уралган. Көньяграк Тибет таулыгының төньяк-көнчыгыш өлешләре урнашкан.
Климаты киксен континенталь, кыш суык, җәй салкынча. Еллык явым 300–500 мм. Чиңхәй террториясендә Янцзы, Хуаңхе, Мекоң елгаларның югары агымнары урнашканнар. Күлләр күп, иң эресе — Чиңхәй күле (яки Кукунор күле). Нәкъ менә бу кытайча атамасында диңгез иероглифы булган тозлы күл провинциягә исемне биргән.
Тарих 312 елда Чиңхәй күле тирәсендә сяньби-монголлар (монгорлар) тарафыннан Тогон дәүләте нигезләнгән. Ул 663 елда тибетлар тарафыннан басып алганчыга хәтле яшәп килгән. XVI гасырның башында төньяк-көнчыгыш Чиңхәйгә тумат-монголлар бәреп керәләр. 1724 елдан Чиң империясе тарафыннан басып алынган. 1928 елдан — Кытайның Чиңхәй провинциясе. Халык 2010 ел жаисәбе буенча, провинциядә 5626722 кеше яши, шул исәптә кытайлылар — 2983521 кеше (53,02%), тибетлылар — 1375059 кеше (24,44%), хуэйлар — 834298 кеше (14,83%), ту (монгорлар) — 204412 кеше (3,63%), саларлар — 107089 кеше (1,90%), монголлар — 99815 кеше (1,77%).
Шуның өстенә җанисәп провинциядә 2 татарны теркәлгән.中华人民共和国国家统计局: 1-6 各地区分性别、民族的人口 Административ бүленеш Харита # Исем КытайчаПиньинь Халык саны (2010)— дәрәҗәдәге шәһәрләр —3Шиниң西宁市Xīníng Shì2,208,7084Хәйдуң海东市Hǎidōng Shì1,396,846— Мөхтәри ләр —1Хәйши монгол-тибет мөхтәри округы海西蒙古族藏族自治州Hǎixī Měnggǔzú Zàngzú Zìzhìzhōu489,3382Хәйбей тибет мөхтәри округы海北藏族自治州Hǎiběi Zàngzú Zìzhìzhōu273,3045Хәйнән тибет мөхтәри округы海南藏族自治州Hǎinán Zàngzú Zìzhìzhōu441,6896Хуаңнән тибет мөхтәри округы黄南藏族自治州Huángnán Zàngzú Zìzhìzhōu256,7167Юшу тибет мөхтәри округы玉树藏族自治州Yùshù Zàngzú Zìzhìzhōu378,4398Голог тибет мөхтәри округы果洛藏族自治州Guǒluò Zàngzú Zìzhìzhōu181,682
Икътисад Авыл хуҗалыгында көтүлек терлкчелеге. Нигездә, сарык һәм кәҗә асрала. Терлкчелекнеңтөп продукты — йон һәм ит. Игенчелек белән елга үзәннәрендә шөгыльләнәләр. Бөртеклеләр, рапс, бәрәңге һәм бакча культуралары үстерелә. Нефть, тоз, кургашын һәм тутыя нәре чыганаклары табылган. Нефть эшкәртү заводлары, металлургия һәм машина төзү сәнәгате, авыл хуҗалыгы продуктларны эшкәртү эшханәләре бар. Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз Дунгуань мәчете
Төркем:Кытай вилаятьләре Төркем:Чиңхәй