Владимир Шевчук (Владимир Николай улы Шевчук, , 1953 елның 16 октябре, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, Мурманск — 2012 елның 12 декабре, Мисыр, Хургада) — журналист, Intertat.ru электрон газетасының беренче баш мөхәррире. Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, ТАССР журналистлар берлеге әгъзасы. Татарстан иҗтимагый пулаты әгъзасы. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Тәрҗемәи хәле 1953 елның 16 октябрендә Мурманскида туган. Казан дәүләт университетын «филолог» белгечлеге буенча тәмамлаган (1980). 1972-1974 елларда хәрби хезмәттә.

Хезмәт баскычлары

1970-1971 – элемтә электромонтёры. 1972-1974 – хәрби хезмәттә. 1980-1983 - «Заполярный труд» газетасында (Мурманск өлкәсе, Кола шәһәре), бүлек мөдире, мөхәррир урынбасары. 1983-1987 - «Вечерняя Казань» газетасы, , бүлек мөдире. 1987-1989 - «Комсомолец Татарии» газетасы, баш мөхәррир. 1989-2003 - «АПН-РИА Новости» Казандагы бюро мөдире, Идел буе өлкәләрендәге үз хәбәрчесе. 2001 елдан Intertat.ru электрон газетасын оештыручы, беренче баш мөхәррире. 2007 «Татар-информ» агентлыгы генераль директоры беренче урынбасары. 2008 «Татмедиа» ААҖ генераль директоры киңәшчесе. «Казан тарихлары» сайтында

Иҗтимагый эшчәнлеге Татарстан иҗтимагый пулаты әгъзасы. «Алтын мөнбәр» халыкара мөселман киносы фестивален оештыруда катнаша. «Татнет йолдызлары» халыкара конкурсын оештыра.

Хезмәтләре Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, БДБ, РФ автомобильләре модельләре каталогы.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. «Халык исәбен алудагы хезмәтләре өчен» медале. «Казанның меңьеллыгы хөрмәтенә» медале. АПН премиясе (1990).

Искәрмәләр

Әдәбият «Владимир Шевчук. Незаменимый» (төзүчесе Нина Киркина). Казан, 2013. «Казанские ведомости». 12.12.2013. Әйтергә өлгермәгән сүзләр. «Казань», № 10, 2013.

Сылтамалар

Intertat.ru электрон газетасы сайты Не стало Владимира Шевчука Islam-today.ruга биргән әңгәмәсе

Моны да карагыз

Төркем:Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:Мөхәррирләр Төркем:Журналистлар Төркем:Татарстан журналистлары Төркем:Казан дәүләт университетын тәмамлаучылар