Наил Мәһдиев (Наил Гамбәр улы Мәһдиев) – дәүләт хезмәткәре, сәяси фәннәр кандидаты, полковник. Яр Чаллы шәһәре мэры (2014).

Тәрҗемәи хәле 1959 елның 12 октябрендә Бөгелмәдә туган. Ленинград урман техникасы академиясен «инженер-механик» белгечлеге буенча (1982) тәмамлаган.

Хезмәт юлы 1982 «Сергиноурман» ҖБ (Төмән өлкәсе). 1982 «Татнефтегеофизика» ремонт-комплектлау конторасы инженеры (Бөгелмә), 1984 ВЛКСМ комитеты сәркатибе, механика-энергетика бүлеге башлыгы. 1986 КПСС Бөгелмә райкомы идеология бүлеге мөдире. 1990 Бөгелмә шәһәр башкарма комитеты рәисе беренче урынбасары, коммуналь хуҗалык буенча урынбасар. 1995 Татарстан Дәүләт шурасы депутаты (Казан). 1996 Бөгелмә берләштерелгән халык депутатлары шурасы рәисе, шәһәр һәм район башлыгы. 2010 Татарстан урман хуҗалыгы министры, Татарстан авыр атлетика федерациясе президенты. 2014 Яр Чаллы шәһәре мэры.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2001 Татарстанның атказанган коммуналь хуҗалык хезмәткәре 2001 «Таткоммунэнерго» РПО атказанган хезмәткәре «Хәрби бердәмлекне ныгыту өчен» (За укрепление боевого содружества) медале «Канунга хезмәт иткән өчен» (За службу Закону) истәлек тамгасы «Мәгарифтәге уңышлары өчен» (За заслуги в образовании) тамгасы РФ МЧС тамгасы РФ гомуми белем мактаулы хезмәткәре күкрәк тамгасы

Иҗтимагый эшчәнлеге Республика территориясендә яшел үсентеләрне киметмәү проблемасын чишү. Саба районында 12 млн төп үсентегә исәпләнгән селекция-орлыкчылык үзәге төзү. Чистайда, Албай, Керәшен Казилесе, Ленино авылларында янгыннан зыян күргән чиркәүләрне яңадан төзү. Кырымның Бакчасарай районында «Дуслык» паркы төзү өчен үсентеләр алып бару.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Кем ул Наил Мәһдиев? Мәһдиев турында язмалар

Шулай ук карагыз

Төркем:Татарстан хөкүмәте әгъзалары Төркем:Татарстанның урман хуҗалыгы министрлары Төркем:Мэрлар Төркем:Сәясәт фәннәре кандидатлары Төркем:Спорт федерациясе президентлары Төркем:Чаллы башлыклары