Шеньяң (Мукден, ; манҗурча — Мукден) — Кыйтайның төньяк-көнчыгыш өлешендәге шәһәр, Хунхе елгасы буенда. Ляониң провинциясенең һәм Шеньяң хәрби бүлгесенең башкаласы. Субпровинциаль әһәмиятле шәһәр.
Халык саны — 6 255 921 кеше (шәһәрнең үзендә), 8 106 171 (шәһәртирә зонасы белән, 2010). Тарих Шәһәр Хоучең исем астында б.э.к. 2 гасырда мәгълүм. 1621 елда Шеньяңны манҗурлар басып алган. 1625—1912 елларда Мукден дип аталган. Чиң дианстиясе дәверендә (1644—1911) Кытайның икенче башкаласы булган. 1858 елда Фыңтян (Фынтянь) провинциясе үзәге булган, шуңа күрә шәһәр Мукден исеме белән берьюлы Фыңтян исемен дә йөрткән. Административ бүленеш Шеньяң составына 9 район, бер өяз әһәмиятендәге шәһәр һәм өч өяз керә: Харита # Исем Кытайча Пиньинь Халык саны(2010) Мәйдан (км2) Халыктыгызлыгы (/км2) Шәһәр районнары1Шеньхе районыShěnhé Qū849,2671847,1812Хепиң районыHépíng Qū700,9922133,3803Дадоң районыDàdōng Qū782,8675115,3504Хуаңгу районыHuánggū Qū925,1763725,0045Тичи районыTiěxī Qū1,017,5643926,091Шәһәртирә районнары6Суҗатун районыSūjiātún Qū474,7797766117Хүннән районыHúnnán Qū411,1108964598Шеньбей районыShěnběi Qū423,3238524979Юхоң районыYúhóng Qū670,843774867Иярчен шәһәр10ЧинминXīnmín Shì657,7633,315198Өязләр11Ляоҗоң өязеLiáozhōng Xiàn476,0811,67028512Каңпиң өязеKāngpíng Xiàn316,8192,17314613Факу өязеFǎkù Xiàn399,5872,320172 Сәнәгать Транспорт юлларының төене. Сәнәгать мәркәзе. Машина төзүчелекнең төрле тармаклары (сәнәгать җиһазлары, транспорт чаралары, электротехника моторлари эшләп чыгару) үсеш алган. Төсле металлургия, химия, җиңел, азык-төлек сәнәгатьләр эшханәләре бар. Мәдәният Университет, мәдәни бар. архитектура һәйкәлләреннән Шеньяң һәм аның тирәсендә 9—14 гасырларда төзелгән сарай вә гыйбадәтханәләр сакланган. Искәрмәләр
Төркем:Кытай провинция үзәкләре