Сомали (Африка мөгезе, yäafrika qänd, al-qarn al-'afrīqī, , , ) — Көнчыгыш Африкадагы ярымутрау. Төньякта Һинд океанының Гадән култыгы, көньякта Һинд океаны сулары белән юыла.
Җир йөзенең зур өлеше — киртләчле плато, төньякта таулар бар (иң биек ноктасы 2406 м).
Климаты — субэкваториаль, төньята тропик. Еллык явымнар саны 100— 600 мм. Елгалар фасыллы. Яр буе өлеше чүл, акацияле ярымчүл, үзәк өлеше коры саванналардан гыйбарәт. Елга үзәннәрендә урманнар бар. Ярымутрауда Сомали, Җибути вә Хәбәшстанның көнчыгыш өлеше урнашкан.
Төркем:Африка ярымутраулары Төркем:Сомали рельефы