Голҗа̄ (, ) яки Ини́ң () — Кытай Халык Җөмһүриятенең төньяк-көнбатыш өлешендәге шәһәр. Шенҗаң-Уйгыр автономияле районының Или Казакъ автономияле районы үзәге. Или елгасы үзәнендәге мөһим икътисади үзәк. Тарих «Голҗа» исеме Төрки каһанлыгы дәвереннән мәгълүм. 13 гасырда Чыңгызхан улы Чагатай Голҗаны үз биләмәләрнең үзәге иткән. Җуңгария ханлыгы дәверендә (1635—1755) хан урдасы Голҗада урнашкан. 1755-57 еллардагы сугышлар нәтиҗәсендә Кытай составына кергән.

XIX гасырда Россия белән Кытай арасында сәүдәнең мөһим үзәге булган.

1944—1949 елларда — Икенче Көнчыгыш Төркестан Җөмһүриятенең үзәге. Сәнәгать Азык-төлек, тукымачылык сәнәгате эшханәләре, музей бар. Терлекчелек продуктлары эшкәртелә. Шәһәр яныныдагы чыганаклардан уран, вольфрам һ.б. төсле металл рудалары, азбис вә графит казып алына.

Танылган шәхесләр Миркасыйм Госманов (1934-2010) — татар галиме. Хәбиб Юнич (1905-1945) — сәясәт эшлеклесе, педагог һәм журналист. Әхмәтҗан Касыйми (1914-1949), Көнчыгыш Төркистан инкыйлаби җөмһүриятенең икенче президенты (1946-1949). Бәлкис Кармышева (1916-2000), этнограф, тарихчы, тарих фәннәре докторы. Касыйм Миршан (Kâzım Mirşan; 1919―2016), төзүче-инженер, төрки халыклар тарихын өйрәнүче. Бәхтияр Табиев (1940—1999), рәссам.

Тышкы сылтамалар

Искәрмәләр