Сөләйманов (Сөләйманова) – төрки һәм Кавказ халыкларында еш очрый торган фамилия. Гарәптән алынган «Сөләйман» исеменнән ясалган.
Татарча Википедиядә әлеге фамилияне йөртүче шәхесләр түбәндәгеләр: Айдар Сөләйманов (1988), җырчы, ТР атказанган артисты (2015), Муса Җәлил премиясе (2019). Әнвәр Сөләйманов, журналист (Ярмәкәй). Әхмәт Сөләйманов, әдәбият галиме. Булат Сөләйманов, шагыйрь. Габделвахит Сөләйманов, III мөфти (1840—1862) Гата Сөләйманов, җырчы, курайчы, драма артисты. Җәүдәт Сөләйманов, шагыйрь, техник фәннәр докторы, КФУ профессоры. Зәйни Солтанов (Сөләйманов), артист, язучы Ниязмөхәммәт Сөләйманов, имам, галим, китап сәүдәгәре. Олжас Сөләйманов, шагыйрь, сәясәтче, илче. Рөстәм Сөләйманов (1977―2025), БР Милли симфоник оркестры баш дирижёры (2011—2014). Шәехзадә Бабич премиясе лауреаты. Рифнур Сөләйманов (1963), ТР һәм РФ атказанган икътисадчысы, VI чакырылыш ТР ДШ депутаты. Тимур Сөләйманов (1987), ТР яшьләр эшләре министры (2021―2022 елларда). Галим Җәүдәт Сөләймановның улы. Фоат Сөләйманов (1965), тарих фәннәре кандидаты (1998), БДУ Сибай институты доценты (2002).
Сөләйманова : Гөлсем Сөләйманова (1907-1968) – җырчы, Татарстанның халык артисты. Гүзәл Сөләйманова – балерина, Салават Юлаев премиясе лауреаты (2008). Дилбәр Сөләйманова (Булатова, 1972) — язучы, публицист. БР атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре (2021). Саҗидә Сөләйманова (1926-1980) – шагыйрә. Флёра Сөләйманова - җырчы, Татарстанның халык артисты.
Төркем:Фамилияләр