Әнисә Таһирова, Әнисә Абдулла кызы Таһирова (, 1941 елның 15 декабре, СССР, РСФСР, БАССР, Макар районы, Макар ― 2024 елның 18 июне, РФ, БР, Уфа) ― шагыйрә, сонетлар остасы. БР атказанган мәдәният хезмәткәре (1992). З. Биишева премиясе лауреаты (2011). СССР язучылар берлеге әгъзасы (1973).
Тәрҗемәи хәле 1941 елның 15 декабренда БАССР Макар (хәзерге Ишембай) районы Макар авылында туган. Урта мәктәпне, Стәрлетамакта педагогия институтын (1966), Мәскәүдә югары әдәби курсларны (1981) тәмамлый. Мәктәпне бетергәч, комсомол юлламасы буенча төзелештә эшли, башлангыч мәктәптә укыта. Институтны тәмамлагач, 1966-1968 елларда Күмертау районы Ермолаевка мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыта. 1968 елдан журналистика эшендә: «Башҡортостан ҡызы» журналында (1968 елдан), «Совет Башҡортостаны» газетасында (1984-1985), Уфада радиокомитетта (1976-1993). Мәскәүдә әдәбият институтында (1990-1991), К. Дәүләткилдиев исемендәге сәнгать интернат-мәктәбендә (1994-1997) укыта.
2024 елның 18 июнендә Уфада 83нче яшендә вафат. Ишембай районы Макар авылында җирләнәБилдәле шағирә Әнисә Таһирова вафат. Башинформ, 19.06.2024. Иҗаты
Әнисә Таһированың лирик шагыйрә буларак иҗаты 1960 еллар уртасында башлана. Беренче китабы – «Коралай» (Болан кәҗә) (1971, (, 1985). «Акчарлагым минем» (1974), «Барсын сиңа якты уйларым» (1979), «Могҗизага килә ышанасым» (1983), «Язлар бүләк итәм» (1986), «Әни сукмагы» (1988), «Умырзая җыры» (1990), «Йөрәк ядкаре» (1996), «Галәм чәчәге» (2002), «Алтын көз» (2011) исемле шигырь җыентыкларының төп темасы – намуслылык, туган илгә мәхәббәт, әниләрне кадерләү. Сонет жанрын куллана. Анна Ахматова, Марина Цветаева, Франческо Петрарка, А.С. Пушкин, М.Ю. Лермонтов шигырьләрен тәрҗемә итте. ССРБ шагыйрәләренең әсәрләрен тәрҗемә итеп бастырды һәм әдәби гонорарны Тынычлык фондына тапшырды. Үзенең китаплары рус, татар, чуаш, азәрбайҗан, алман телләрендә нәшер ителгән. Композиторлар Хөсәен Әхмәтов, Салават Низаметдинов, Р. Сәхәветдинова аның сүзләренә җырлар язды. 20 шигырь җыентыгы авторы. Күгәрчен районы китапханәсе сайтында
Бүләкләре, мактаулы исемнәре БР атказанган мәдәният хезмәткәре (1992). З. Биишева премиясе (2011) – БСТ каналында З. Биишева турындагы тапшыру өчен.
Искәрмәләр
Әдәбият Әнисә Абдулла ҡыҙы Таһирова / Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.
Сылтамалар Башкортстан (белешмәлек) Күгәрчен районы китапханәсе БР әдәби картасы
Төркем:Башкортстан язучылары Төркем:Башкорт язучылары Төркем:Башкорт шагыйрьләре Төркем:ССРБ язучылары Төркем:Россия язучылары Төркем:Стәрлетамак дәүләт педагогия институтын тәмамлаучылар Төркем:Мөгаллимнәр Төркем:Журналистлар Төркем:Башкортстан журналистлары Төркем:Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:З. Биишева премиясе лауреатлары