Икенче чирмеш сугышы () — Рус патшалыгына кушылганнан соң чирмәшләрнең күтәрелеше. Хөкүмәт гаскәрләренең биңүе белән тәмамланды.
Күтәрлеш 1571 елда, Кырым ханы Дәүләтгәрәйнең уңышлы явыннан һәм аның тарафыннан Мәскәүне яндыруыннан башлады. Күтәрелешне әзерләвендә чирмеш кенәзе Качак (Мәмешбирденең улы) бик актив катнашкан. Ул милли-азатлык һәм феодальлеккә каршы характерда булды. Күтәрүчеләр кырымлыларның ярдәменә исәп тотканнар, әмма руслар тарафыннан каты җиңелгән Кырым чирүе ярдәм күрсәтә алмаган. Чирмеш күтәрелешкә көчле тәэсир ясаганнар.
Тулы бер чаралар комплексы ярдәмендә (күтәрүчеләрнең уртача каршлы канаты белән сөйләшүләр, сатып алулар, күтәрүчеләрне аларның чит ил берлектәшләреннән аеру, җәзалау яулары, Кокшайск һ.б. кальгаләрне салу) Явыз Иванның хөкүмәте башта күтәрүчеләрнең сафларын таркалуга, ә аннан соң күтәрелешне бастыруга иреште. Моны да карагыз Беренче чирмеш сугышы Өченче чирмеш сугышы Тышкы сылтамалар http://finugor.ru/node/15055 http://ruskline.ru/monitoring_smi/2003/11/18/cheremisskie_vojny_istoriya_i_sovremennost
Төркем:Мари Иле тарихы Төркем:Идел-Урал тарихы Төркем:Чирмеш сугышлары Төркем:XVI гасыр сугышлары Төркем:Русия бәрелешләре