«Агыйде́л» () — Уфада нәшер ителүче айлык әдәби-нәфис һәм иҗтимагый-сәяси журнал. Республиканың төп әдәби басмасы санала. Башкорт телендә чыгучы «калын» журнал язучыларның яңа әдәби әсәрләрен һәм әдәбият белеме буенча хезмәтләрен бастырып бару белән беррәттән, җөмһүрият һәм илдәге сәясәт, икътисад, фән, мәдәният, мәгариф яңалыкларын да даими урнаштыра.

Оештыручылары: Республика хөкүмәте, Язучылар берлеге һәм басма мөхәрририяте.

Тарих 1923 елның мартыннан «Яңа юл» () исеме белән чыга башлый. 1924 елның апрелендә «Белем» журналы белән берләшә. 1927 елдан аңардан «Чәчән» () журналы аерылып чыга.Краткая лит. энц. 1930 елдан «Яңалык» () журналы белән берләшкәч, «Октябрь» () исемендә. Бөек Ватан сугышы елларында (1942-45) нәшер ителми. 1949 елдан «Әдәби Башкортстан» () исемен ала. 1961 елдан хәзерге исеме белән нәшер ителә.

1990 елларга кадәр республикада бердәнбер әдәби журнал була. Җөмһүрият тарихының бөтен чорларында әдәбият-тел, милли мәдәният үсешендә зур роль уйный.

Мәҗит Гафуриның «Шагыйрьнең алтын приискасында», Афзал Таһировның «Солдатлар», Һәдия Дәүләтшинаның «Ыргыз», Имай Насыйриның «Сибай», Мостай Кәримнең «Кара сулар», Зәйнәп Биишеваның «Кимсетелгәннәр», Рәми Гариповның «Табыну» әсәрләре беренче тапкыр әлеге басмада дөнья күрә.

Баш мөхәррирләр Имай Насыйри (1925, 1926); Давыт Юлтый (1930-1931, 1933); Булат Ишемгул (1932, 1934, 1935-1936); Төхфәт Янәби (1932, 1936-1937); Габдулла Амантай (1934-1935); Хәниф Кәрим (1937 елдан); Низам Карипов (1939-1941); Гали Зөлкәрнәев (1946-1948); Сәгыйть Агиш (1949 елдан); Наҗар Нәҗми (1952); Әкрам Вәли (1952-1955); Хәким Гыйләҗев (1955); Әсгать Мирзаһитов (1968); Рәис Низамов (1973); Ә.С. Гәрәев (1978-1988); Булат Рәфыйков (1988); Сафуан Әлибай (1998); Әмир Әминов (2002 елдан) Башкортстан (белешмәлек); Рәлиф Кинҗәбаев; Мөнир Кунафин (2020 елдан) Башкорт телендә чыгучы өч журналда баш мөхәррирләр алышына. Азатлык радиосы, 14.02.2020.

Тираж 1968 елда - 38 000 Большая Советская энциклопедия. М:Советская энциклопедия,1969-1978. 1995 елда – 12 000 «Башкортостан» энциклопедиясе 2010 елда - 4 500 2020 елда - 2 000 (1 000 почта аша + 1 000 альтернатив тарату аша)Мөнир Вафин. Башкортстан: пандемия тиражларга тәэсир итте. Азатлык радиосы, 15.07.2020 2021 елда - 2 200 2022 елда - 2 200Пандемия матбугат алдыручыларны да кыра. Азатлык радиосы, 11.01.2022 Сәхифәләр Сәхифә Сәхифә Сәхифә Шигърият Сәнгать Тамчылар Чәчмә әсәрләр Безнең календарь Иҗат остаханәсе Публицистика Безнең юбилярлар Сәхнә әсәрләре «Ағиҙел» кунагы Дөнья әдәбияты үрнәкләре Фәһем Чишмәләр Әдәби мирас «Ағиҙел»гә хатлар килә Әдәби тәнкыйть Сатира, юмор Дуслык күперләре

Журнал эчендә журнал 1980 еллар азагыннан «Оран», «Бәпембә», «Шоңҡар» кушымталары белән чыга.

«Ағиҙел» журналының баш мөхәррире Булат Рәфыйков үз кул астындагы басмада иҗади яшьләр өчен «Журнал эчендә журнал» чыгарырга тәвәккәлли. 1993 елның азагында Башкортстан китап нәшрияты, әлманах рәвешендә, яшьләр журналының тәүге санын нәшер итә. Ә инде 1994 елның гыйнварында рәсми теркәлү үткәннән соң, «Шоңҡар» журналы, мөстәкыйль басма буларак, үзенең дөньяга тууы хакында хәбәр итә. «Шоңҡар» сайты

Нәниләр өчен тәгаенләнгән «Бәпембә» журналы ата-аналарның да, балаларның да яраткан «Акбүзат» () журналы булып китә.Мөнир Кунафин. Әдипләр иңендә халык сүзе һәм какшамас намус ята. Казан утлары, 2023 ел, март, 123нче бит. Индекс «Башкортстан Республикасының газета һәм журналлары» каталогында: 73001, «Почта России» газета һәм журналлар каталогында: 73001. Кызыклы факт «Агыйдел» журналының 100 еллыгы хөрмәтенә «Казан утлары» журналы үзенең 2023 елгы март ае санында «Казан утларында ― Агыйдел» рубрикасы урнаштыра. Биредә «Агыйдел» журналының баш мөхәррире Мөнир Кунафинның «Әдипләр иңендә халык сүзе һәм какшамас намус ята» мәкаләсе (122нче биттә), «Агыйдел» авторларыннан Хәсән Назар, Гүзәл Ситдыйкова, Кадим Аралбай, Гөлфия Юнысова, Әхмәр Үтәбай, Гөлнур Якупова, Салават Әбүзәр, Йомабикә Ильясова, Таңсылу Карамышева, Лилия Сакмар, Хисмәтулла Юлдашев, Тамара Искәндәрия, Айсылу Гарифуллина, Зөлфия Ханнанова, Галия Кәлимуллина, Гөлназ Котыева, Лариса Абдуллина шигырьләре (125-131нче биттә), Рәшит Солтангәрәевның «Татар белән башкорт» хикәясе (132-159нчы биттә) урын алган.

Чыганак Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмә). Уфа, 1988. Искәрмәләр

Сылтамалар Башкортостан (кыскача белешмәлек) Рәсми сайт БСЭ Веб-сайт

Төркем:Әдәби журналлар Төркем:Башкортстан журналлары Төркем:Башкорт телендә чыгучы журналлар Төркем:Уфа матбугаты