Бәрзах, барзах (гарәб. برزخ‎ — киртә) — Ислам эсхатологиясендә кеше җаны үлем белән терелү көне арасында урнашкан арадаш халәт. Коръәндә искә алына.

Этимология Гарәп телендә «бәрзах» сүзе «су бүлгече», «тар канал», «диңгезләрне аеручы» дигәнне аңлата . Бу мәгънәдә «бәрзах» сүзе Коръән аятендә кулланыла: «Ул ике диңгезне бер-берсенә кушты. Аларның арасында пәрдә (бәрзах)бар, алар аннан үтә алмаслар. Раббыгызның кайсы нигъмәтләрен инкяр итә аласыз?» .

Тасвирлама Ислам эсхатологиясендә кеше җанының дүрт этабы бар:

туганчыга кадәрге тормыш; җирдәге тормыш (дөнья); үлемнән соңгы тормыш (бәрзах); соңгы тормыш, ул җәннәттә яки җәһәннәмдә мәңгелек тормыштан тора (ахирәт).

«Бәрзах» дип шулай ук үлгәннәрнең җаннары Сорау алу көненә кадәр (кыямәт) яши торган урын да атала. Кешенең кылган гамәлләренә карап, аның җаны Кыямәт көненә (бас бад әл-мәут) кадәр "бәрзах"та, рәхәттә яки газапта (газаб әл-кабр) калачак. Бу мәгънәдә «бәрзах» термины Коръән аятендә очрый: "Аларның берсенә үлем якынлашса, ул: «Раббым! Мине элеккеге тормышыма кайтар. Бәлки, мин ташлаган изге гамәлләрне эшләрмен», — ди. Ләкин юк! Бу сүзләр аның әйтә торган сүзләре генә. Кыямәт көненә кадәр аларның артында киртә булачак ". Бу аять шулай ук мәрхүмнәрнең җаннары үз тәннәреннән чыгып, «бәрзах» дип аталган махсус урында яшәячәген аңлата. Кыямәт көнендә җаннар үз тәннәренә кайтачак һәм Аллаһның хөкеме алдында күренәчәк .

Әгәр дә бу дөньядагы кешеләр үлгән туганнары өчен дога кылсалар, ул калдырган изге гамәлләр белән файдалансалар һәм дәвам итсәләр, Бәрзахтагы җанның газаплары тукталып торырга яки бөтенләйгә тәмамланырга мөмкин.

Бакыйлыкка күчкәннәр рухына кылына торган дога:

Гарәпчә транскрипциясе:

«Аллахуммә-гъфир лихәййинәә, вә мәййитинәә, вә шәәһидинәә, вә гааибинәә, вә сагыйринәә, вә кәбииринәә вә з̣әкәринәә вә әнс̣әәнәә. Аллаһуммә мән әхйәйтәһү миннәә фә әхйиһи галәл-исләәми вә мән тәуәффәйтәһү миннәә фәтәуәффәһү галәл-имәән».

Татарча:

«Йә Аллаһы! Безнең исәннәребезне һәм үлеләрбезне, (биредә) булучыларны һәм булмаучыларны, картларны һәм яшьләрне, ирләрне һәм хатын-кызларны гафу ит. Йә Аллаһы! Исәннәргә ислам дине буенча яшәргә, ә бакый дөньяга күчүчеләргә иман белән китәргә насыйп кыл».

Исламның беренчел чыганакларында бәрзахтагы җаннар тормышы турында мәгълүмат бик аз, шуңа күрә бу тормышның чын асылы һәм нечкәлекләре мөселманнар өчен аңлаешсыз .

Искәрмәләр

Әдәбият

Төркем:Ислам эсхатологиясе Төркем:Ислам