Пошлина — дәүләт гражданнардан һәм хуҗалык оешмаларыннан билгеле хезмәт күрсәтүләр өчен ала торган, вәкаләтле рәсми органнар тарафыннан дәүләт законнарында билгеләнгән күләмдә билгеле бер функцияләрне башкарганда җыйналган акчалата түләү.
Таможня пошлиналары дәүләт бюджеты өчен керем чыганакларының берсе булып тора. Бу пошлиналарга, аерым алганда, теркәү һәм герб пошлиналары, суд пошлиналары һәм башкалар керә. Дәүләт чиге аша үткәрелгән товарларга таможня пошлиналары салына. Кайбер төр һәм күләмдәге товарлар пошлинасыз җитештерелергә һәм ташылырга мөмкин.
Россия Россиядә салымнарны федераль, региональ (төбәк) һәм җирле салымнарга бүләләр. Федераль салымнар РФ хөкүмәте керемнәрен тулыландыра, региональ салымнар — хакимиятнең төбәк органнары бюдже гына, ә җирле салымнар шәһәрләр һәм башка муниципаль хакимият органнары бюджетына керә.
Федераль салымнар түбәндәгеләрдән тора: өстәмә кыйммәткә салым; акцизлар; физик затлар керемнәренә салым; бердәм социаль салым (взнос); кыйммәтле кәгазьләр белән эш итүгә салым; табигать ресурсларыннан файдаланган өчен түләүләр; хайваннар дөньясы объектларыннан һәм су биологик ресурсларыннан файдалану хокукы өчен; тирәлекне пычраткан, су объектларьпшан файдаланган өчен; оешмалар керемнәренә салым; юл фондлары чыганаклары бульш торучы салымнар: автомобиль юлларыннан файдаланучыларга салым, транспорт чаралары хуҗаларыннан салым; дәүләт пошлинасы; мирас итеп калдыру һәм бүләк итеп бирү тәртибендә күчә торган мөлкәттән салым; «Россия», «Россия Федерациясе» исемнәреннән һәм алар кергән сүзтезмәләрдән файдаланган өчен җыем; чит ил акча знаклары һәм түләү документлары (чит ил валютасында) сатып алган өчен салым; уен бизнесына салым; лицензияләр һәм этил спирты, составында спирт булган һәм алкогольле продукция җитештерүгә хокук биргән өчен җыемнар; файдалы казылмалар чыгаруга салым.
Региональ салымнарның төрләре: предприятиеләр мөлкәтенә салым; урман салымы; юридик затлардан белем бирү учреждениеләре өчен җыемнар; сатудан салым; эшчәнлекнең кайбер төрләре билгеләнгән керемгә бердәм салым.
Җирле салымнар: физик затлар мөлкәтенә салым; җир салымы; эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шөгыльләнүче физик затлардан теркәү җыемы; курортлар зонасында җитештерү максатындагы объектлар төзүгә салым; курорт салымы; сәүдә итүгә хокук өчен җыем; гражданнардан һәм предприятиеләрдән, учреждениеләрдән, оешмалардан (аларның оештыру-хокук формаларына карамастан) милиция тотуга, территорияне төзекләндерүгә, мәгариф һәм башкалар чыгымнарга максатчан җыемнар; рекламага салым; автомобильләр, хисаплау техникасы һәм персональ компьютерлар алып сатуга; эт тотучылардан; шәраб-аракы эшләнмәләре сатуга лицензион җыем; җирле аукционнар һәм лотереялар үткәрү хокукына лицензион җыем; фатирга ордер биргән өчен җыем; автомобиль транспортын тукталышка кую өчен җыем; җирле символикадан файдаланган өчен җыем; ипподромнардагы ярышларда катнашу өчен җыем; ул ярышларда җиңүчеләрдән җыем; ипподромда тотализаторда уйнаучы затлардан җыем; биржаларда ирешелгән килешүләрдән җыем (кыйммәтле кәгазьләр белән эш итүгә салымнар билгеләү турындагы закон актларында каралган килешүләрне кертмичә); кинога һәм телевидениегә төшерү үткәрү хокукы өчен җыем; торак пунктларындагы территорияне җыештырган өчен җыем; уен бизнесы ачкан өчен җыем.
Искәрмәләр
Әдәбият
НАЛОГОВЫЙ КОДЕКС РОССИЙСКОЙ ФЕДЕРАЦИИ (ЧАСТЬ ВТОРАЯ). Глава 25.3. ГОСУДАРСТВЕННАЯ ПОШЛИНА (введена Федеральным законом от 02.11.2004 N 127-ФЗ) Федеральный закон № 374-ФЗ "О внесении изменений в статью 45 части первой и в главу 25.3 части второй Налогового кодекса Российской Федерации и отдельные законодательные акты Российской Федерации, а также о признании утратившим силу Федерального закона «О сборах за выдачу лицензий на осуществление видов деятельности, связанных с производством и оборотом этилового спирта, алкогольной и спиртосодержащей продукции». Закон существенно увеличивает размер уплачиваемой госпошлины за совершение юридически значимых действий.
Төркем:Салымнар Төркем:Түләүләр