Шакир Мөхәммәдъяров, Шакир (Мөхәммәтшакир) Зариф улы Мөхәммәдъяров (Мөхәммәдьяров) (Шакир Зарифович Мухамедьяров, 1883 елның 25 декабре, РИ, Ырынбур губернасы, Орск ― 1967 ел, СССР, Үзбәкстан ССР, Ташкент) ― җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, педагог, публицистМөхәммәдъяров Шакир. Татарстан Язучылар берлеге.

Тәрҗемәи хәле

1883 елның 25 декабрендә Орск шәһәрендә гади һөнәрче гаиләсендә туган (әнисе йон эрләгән, әтисе шәм ясаган). 12 яшендә әтисе вафат булган. Яшьтән үк бик зирәк бала булган. Җәдитчә укыткан мәдрәсәдә бер елда өч сыйныфны узган. Аннары кибеттә приказчик булган. 1901–1904 елларда Казанда Татар укытучылар мәктәбендә, Хөсәен Ямашев, Гаяз Исхакый, Гафур Коләхмәтов, Фуад Туктаров белән бер вакытта укыганФ. Н. Багаутдинов. Человек великого времени ― Шакир Мухамедьяров. elibrary.ru.

1905 елгы ревалюция чуалышларында катнашканы өчен кулга алынып, Казаннан сөрелгән. Ш. Мөхәммәдьяров Француз революциясе декларациясе булган Гражданның хокуклары һәм ирекләре француз теленнән рус теленә тәрҗемә иткән. Ул типографиядә басылып чыккан һәм эшчеләр арасында таратылган. «Таңчылар» төркемен оештыручыларның берсе (1906–1907, җитәкчесе Гаяз Исхакый). Татар вакытлы матбугатының «Казан мөхбире», «Таң йолдызы», «Ил», «Сүз», «Вакыт» һ.б. басмалары белән хезмәттәшлек иткән. Полиция күзәтүе астында булган. Аның 1906 елда «Казан мөхбире» газетасында шәкертләр хәрәкәтенә матди ярдәм күрсәтү кирәклеге турында язган мәкаләсе билгеле. Соңрак «Йолдыз», «Вакыт», «Сүз» һәм башка газеталарда аның икътисад, сәүдә, хокук мәсьәләләре буенча күп санлы мәкаләләре, шул исәптән «Милек белән бәйле эшләр», «Милли тормыш — икътисад һәм хокук мәсьәләләре», «Күңелсез эшләр» кебек мәкаләләре басылып чыкканД. М. Госманова. Мөхәммәдъяров Шакир Зариф улы. Татарская энциклопедия TATARICA.

Шакир Мөхәммәдъяров шулай ук татар театрын оештыру башында торган. 1906 елның 22 декабрендә Яңа клубта 200дән артык тамашачы катнашында «Кызганыч бала» спектакль-драмасы куелган. Ш. Мөхәммәдъяров төп рольләрнең берсен ― Гата бәкне уйнаган. Шунда ук икенче спектакль — өйләнү проблемасына багышланган «Гыйшык бәласе» комедиясе дә күрсәтелгән. Ул рус авторларының (мәсәлән, А. П. Чехов) сәхнә әсәрләрен тәрҗемә иткән, татар вакытлы матбугатында («Вакыт», 1911 елның 6 гыйнвары) Г. Камалның «Уйнаш» спектакле турында мәкалә бастырган.

Дәүләт алдында ышанычсыз саналганлыктан, чыгарылыш имтиханнарын тапшырырга рөхсәт бирмәгәннәр. Бары тик 1915 елда гына, имтиханнарны тапшырып, юрист дипломы алган.

Габдулла Тукай

1912 елның язында Петербургка Габдулла Тукай килгән. Ш. Мөхәммәдъяров аның белән Петербургта очрашкан, озак әңгәмәләр алып барган. Хәтта авыру Тукай янына университеттан яхшы табиб ― профессор Александр Польне да алып килгән. Докторга күрсәткәне өчен соңыннан Тукай Ш. Мөхәммәдъяровны хөрмәт белән кат-кат искә ала торган булган. Петербургтан Уфага кайткач, Кәбир Бәкергә юллаган хатында «Шакирга шундый пәйгамбәр төсле кешесе өчен рәхмәтемне, ни генә әйтим» дип язганГузель Тухватова. Габдулла Тукайның сәламәтлеген тикшергән врач турында берничә кызыклы мәгълүмат. Тукай әдәби музее Вконтакте, 9.04.2020.

Петербургтан соң Юстиция министрлыгы аңа адвокат эшчәнлеге белән шөгыльләнергә рөхсәт бирмәгәч, 1915 елда Казанда округ суд палатасында вакытлы ышанычлының ярдәмчесе итеп билгеләнгән.

1915–1916 елларда – Саратов шәһәрендә: хәрәкәттәге армиядәге 18нче Көнбатыш инженер-төзүчеләр дружинасының эшчеләр төркеме мөдире.

1917 елгы Февраль революциясеннән соң Мәскәүгә күченгән: Россия мөселманнарының Вакытлы үзәк бюросы әгъзасы, мөселманнарның 1нче Бөтенроссия корылтаен әзерләүдә катнашкан (Мәскәү, 1917 елның мае).

Җир мәсьәләсе буенча резолюция авторы. Бөтенроссия мөселманнар советына сайланган. 2нче Бөтенроссия мөселманнар корылтае эшендә катнашкан (Казан, 1917 елның июле). Оештыру җыелышында Самарадан делегат.

1918 елның язында Кырымда, совет хөкүмәте урнашкан вакытта төрле оешмаларда юрист, адвокат хезмәтендә. Соңрак Урта Азиягә күченеп килгән, Нарында, Каракүлдә һ.б. урыннарда колхозлар оештыруда катнашкан, Фрунзе шәһәрендә кооперативларда эшләгән. Ташкентта Урта Азия университетының (1960 елдан Ташкент Дәүләт университеты, 2008 елдан Үзбәкстан милли университеты) география факультетын (Ташкент, 1930-еллар) тәмамлаган. 1930 елдан Ташкентта милиция мәктәбендә география һәм җинаять кодексы фәннәреннән укыткан, милиция капитаны дәрәҗәсе алган. 2нче группа инвалид буларак, отставкага чыккач, хокук мәктәбендә һәм юридик институтта күпсанлы милиция хезмәткәрләрен әзерләү һәм тәрбияләү эшенә җитди өлеш керткән. Әлеге мактаулы хезмәте өчен Үзбәкстан ССР Югары Советы тарафыннан бүләкләнгән.

Казанга кайткан вакытларында Бакый Урманче, Хәсән Туфан, Әмирхан Еники белән аралашуы билгеле. Б. Урманче аның портретын ясаган.

1967 елда Ташкентта вафат булган.

Хезмәтләре Алпавытлар заманы вә крәстияннарны азат итү (Оренбург, 1911); Сәүдә законнары, К., 1914; Суд эшләре Искәрмәләр

Әдәбият Еники Ә. Татар зыялысы // «Мирас». 1992. № 9. Татар энциклопедиясе: 6 томда.— Казан: ТР ФАнең Татар энциклопедиясе институты. — 1 т.: А–В. — 2008. — 720 б.; 4 т.: М–П. — 2014. — 632 б.

Сылтамалар Д. М. Госманова. Мөхәммәдъяров Шакир Зариф улы. Татарская энциклопедия TATARICA Мухамедьяров Шакир Зарифович. Милләттәшләр

Төркем:Юристлар Төркем:Казан Татар укытучылар мәктәбен тәмамлаучылар Төркем:Санкт-Петербург дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Ташкәнт Урта Азия университетын тәмамлаучылар Төркем:Публицистлар Төркем:Шәхесләр:Ташкәнт Төркем:Габдулла Тукай