Ралина Арабова (2000 елның 4 июлендә Казанда туган) — Россия моделе һәм «Галәм гүзәле 2021» халыкара матурлык конкурсында катнашучы.
Биография Ралина Арабова 2000 елның 4 июлендә Казанда әзербайҗан әтисе һәм татар әнисе гаиләсендә туган. Аның ике кече энесе бар. Әйтүләренчә, ул бу исемне борынгы Мисыр алласы Ра хөрмәтенә алган.
Балачакта Ралина матурлык конкурсларында катнашкан, музыка мәктәбендә укыган, анда флейтада уйнаган һәм рәсем ясау белән дә мавыккан. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Ралина Казан дәүләт энергетика университетына укырга кергән, анда җәмәгатьчелек белән элемтәләр белгечлеге буенча белем алган. Университетта укыганда ул университетның матурлык конкурсында җиңгән.
2018 елда ул төбәкара «Мисс Татарстан» конкурсында катнаша, ләкин җиңү яулый алмый. 2019 елда Ралина «Мисс Татарстан» конкурсында икенче тапкыр катнаша һәм җиңү яулый. Бу конкурста җиңү аңа «Мисс Россия 2019» милли матурлык конкурсында катнашу мөмкинлеген бирә. 2019 елның 13 апрелендә Ралина Арабова конкурсның финалына чыга һәм 2 нче вице-мисс титулын һәм теләсә кайсы университетта уку өчен традицион грант ота. Ул Мәскәүдә урнашкан Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Финанс Университетына укырга керә, ләкин Казанда ул читтән торып укуга күчә.
2021 елның ноябрендә Ралина Арабова Россияне «Галәм гүзәле 2021» халыкара матурлык конкурсында тәкъдим итәчәге игълан ителә. Аның катнашуы COVID-19 пандемиясе аркасында «Галәм гүзәле» конкурсының 2020 һәм 2021 елларда үткәрелмәве белән бәйле була. Тагын бер сәбәп — Алина Санконың «Галәм гүзәле 2019» буларак алдагы елда конкурста катнашкан булуы. Конкурста Ралина милли костюмда патшабикә Сөембикә ролендә чыгыш ясый, ләкин 16 иң яхшылар исемлегенә керә алмый., но не смогла пробиться в топ-16.
Искәрмәләр
Төркем:Казанда туганнар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:2000 елда туганнар Төркем:4 июль көнне туганнар