Әр-Рияд ( — «бакчалар») — Согуд Гарәбстанының башкаласы«Эр-Риад» — статья в Малой советской энциклопедии; 2 издание; 1937—1947 гг. һәм иң эре шәһәре. Ул Әр-Рияд округының административ үзәге булып тора һәм аның составында Әр-Рияд мөхәфәзәсен тәшкил итә. Халык саны — 7 676 655 кеше (2017 ел).

Этимология

Шәһәр XVIII гасырдан билгеле. Исеме гарәпчә «рауда» — бакча сүзенең күплек формасыннан (рияд) килеп чыккан. Шәһәр тарихи Нәҗд өлкәсендә урнашкан. Башка иске атамасы — Хәҗәр.

Тарихы

Моннан якынча дүрт мең ел элек хәзерге Әр-Рияд территориясендә күчмә гарәп кабиләләре яшәгән.

VI—VII гасырларда Әр-Рияд башкалардан берни белән дә аерылып тормаган кечкенә генә торак пункт булган. XVIII гасырдан башлап кына, традицион гарәп базары зурая һәм яңа дини корылмалар төзелә башлагач, Әр-Рияд җанлы шәһәргә әверелә башлый.

1902 елда Габделгазиз ибне Согуд үзенең гаскәре белән Әр-Риядны яулап ала. 1927 елда согуд әмирләре башкаласы Әр-Рияд булган Нәҗд һәм Хиҗаз дәүләтен төзүгә ирешәләр. 1932 елда, акрынлап берләшү нәтиҗәсендә, Согуд Гарәбстаны патшалыгы барлыкка килә, аның белән бүгенгәчә Согуд нәселе вәкилләре идарә итә. 1960 елда Әр-Рияд халкы 160 000 кеше тәшкил иткән. 1960 еллар ахырыннан Әр-Рияд, бөтен Согуд Гарәбстаны кебек үк, нефть чыгарудан килгән керемнәр исәбенә яши.

Әр-Риядта патша резиденциясе урнашкан, шунда ук 1955 елда барлыкка килгән барлык үзәк хөкүмәт оешмалары да тупланган. Соңгы дистә елларда шәһәр Согуд Гарәбстанының эре сәнәгый үзәкләренең берсенә әверелә. Шулай ук кибетләр, рестораннар, каһвәханәләр, музейлар һәм уку йортлары күп. Шәһәр халкының якынча 40% — 30 яшькә кадәрге яшьләр. Ир-атлар саны хатын-кызларга караганда 10%ка күбрәк.

Шәһәрдә югары белем алу мөмкинлекләре зур. Биредә , Хәрби академия һәм хатын-кызлар өчен дөньядагы иң эре университетларның берсе — Принцесса Нура бинт Габдеррахман исемендәге университет эшли.

Шәһәрдә ислам дине барлыкка килү тарихын чагылдырган музейлар күп, алар арасында Әр-Рияд музее, Фәйсал патша исемендәге исламны өйрәнү һәм тикшеренү үзәге бар. Архитектура һәйкәлләре арасында борынгы биналар сакланган Әл-Батаа (шәһәрнең иң үзәк өлеше) аерылып тора. Шулай ук 1865 елда төзелгән Мәсмак ныгытмасы да бар. Заманча тормыш символы булып Әр-Риядның иң биек бинасы — PIF Tower санала, анда офислар, кыйммәтле фатирлар һәм рестораннар урнашкан.

2018 елның 18 апрелендә Әр-Риядта, якынча 40 еллык тыюдан соң, беренче кинотеатр ачылды. Аны ачу белән Американың AMC Entertainment Holdings компаниясе шөгыльләнде, ә яңадан торгызылган кинопрокатта күрсәтелгән беренче фильм Marvel студиясенең «Кара пантера» фильмы булды.

Климаты

Шәһәр климаты — тропик чүлле. Әр-Рияд дөньядагы иң кайнар эре шәһәрләрнең берсе булып санала. Гыйнварның уртача температурасы +14,4 °C, июльдә — +36,6 °C. Климаты бик коры, елына 100 мм-дан артык явым-төшем булмый, ә булганның барысы да кыш һәм иртә яз айларына туры килә. Абсолют максимум — +52,0 градус (июль), минимум — −1 градус (гыйнвар).

Халык саны

Халык саны, кеше. 1862 1935 1960 1974 1988 1992 2004 2010 20112012201320142015201620172018201920202021202220232024

Шәһәр үсеше

1940 еллардан башлап шәһәр бик тиз үсә килә. Бигрәк тә XX гасырның икенче яртысында Әр-Рияд халкы нык арта. Мәсәлән, 1960 елда шәһәрдә 160 мең кеше яшәсә, 1980 еллар башына ук яшәүчеләр саны миллионнан артып китә. Нефтьтән килгән гаять зур керемнәр шәһәрнең заманчалашуын тәэмин итте. Гадәттә, шәһәр биналары 8 катлы, әмма алар үзенчәлекле архитектурасы белән аерылып тора. Шәһәрдә күктерәр йортлар (небоскреблар) күп, башка зур проектлар да эшләнә. Шәһәрнең тагын бер танылган күктерәр йорты — .

Әр-Рияд метрополитены төзелеше рәсми рәвештә 2014 елның апрелендә башланды. Бу — Мәккә метросыннан соң илдәге икенче метро системасы. Проект җир асты туннельләрен һәм җир өсте эстакадаларын үз эченә алган катнаш транспорт челтәре булып тора. 2024 елда ачыла. Шәһәрдә Согуд хәрби сәнәгать компаниясе урнашкан.

2013 елның 23 апрелендә исемендәге университет кампусы территориясендә троллейбус линиясе ачылдыRiad/Riyadh — Eröffnung des neuen Campus der King Saud bin Abdulaziz University .

Шәһәр 15 районга бүленәOfficial Website of the Riyadh Municipality — Interactive Map of Riyadh’s branch municipalities .

Панорамалар

Фотосурәтләр

Искәрмәләр

Әдәбият Густерин П. В. Города Арабского Востока. — М.: Восток—Запад, 2007. — 352 с. — (Энциклопедический справочник). — 2000 экз. — ISBN 978-5-478-00729-4. Поспелов Е. М. Географические названия мира. Топонимический словарь / отв. ред. Р. А. Агеева. — 2-е изд., стереотип. — М.: Русские словари, Астрель, АСТ, 2002. — 512 с. — 3000 экз. — ISBN 5-17-001389-2.