Лигур диңгезе, Лигурия диңгезе (, , , лиг. Mâ Ligure, ) - Урта диңгезнең бер өлеше, ул Франциянең Корсика утравы белән Италиянең төньяк-көнбатыш яры арасында урнашкан. Ул шулай ук Монако ярларын һәм континенталь Франциянең көнчыгыш Кот-д'Азур ярларын юа.
Этимология Бу исем Рона елгасы үзәнендә яшәгән һәм Марсельдән Пизага кадәр буйлап Диңгез Альпларында һәм Апеннин тауларында урнашкан борынгы Лигур кабиләсеннән килә. Рим империясе чорында аларның җирләрендә Лигурия провинциясе булган.
География
Лигур диңгезе Урта диңгезнең көнбатыш бассейнында урнашкан, төньякта һәм көнчыгышта Лигурия һәм Тоскана ярларыннан көньякта Франциянең Корсика утравына кадәр сузыла.
Лигур диңгезенең төньяк өлешен Генуя култыгы алып тора. Көньяк-көнчыгышта, Тоскана архипелагы аша, диңгез Урта диңгезнең бер өлеше булган Тиррен диңгезе белән чикләшә.
Халыкара гидрографик оешма Лигур диңгезенең чикләрен түбәндәгечә билгели :Көньяк-көнбатышта. Корсиканың төньяк ноктасы булган Кап-Корсны (9°23′ көнчыгыш озынлык) Франция һәм Италия чиге (7°31′ көнчыгыш озынлык) белән тоташтыручы сызык.
Көньяк-көнчыгышта. Кап-Корсны Тинетто утравы белән тоташтыручы сызык (44°01′ төньяк киңлек 9°51′ көнчыгыш озынлык), һәм аннан Тино һәм Пальмария утраулары аша Сан-Пьетро-Пойнтка кадәр (44°0з′ төньяк киңлек 9°50′ көнчыгыш озынлык) Италия ярына.
Төньякта. Италиянең Лигурия яры.Ярлары күбесенчә текә һәм ташлы, комлы пляжлар да очрый .
Лигур диңгезе ярында Ривьера курорт зонасы, Генуя порты, Савона, Сан-Ремо, Ла Специя (Италия), Ницца (Франция) портлары урнашкан.
Гидрология Сулыкларның мәйданы 15 мең км², уртача тирәнлеге 1200 м, иң зур тирәнлеге 2546 м. Су күтәрелүләре ярты көнлек була, аларның биеклеге 0,3 м. Су температурасы кышын +13 °C тан җәен +23,5 °C ка кадәр. Тозлылык якынча 38 ‰ Лигурийское море // География. Современная иллюстрированная энциклопедия / Главный редактор А.П. Горкин. — М.: Росмэн-Пресс, 2006. — 624 с. — ISBN 5-353-02443-5. .
Иң зур тирәнлек Корсика утравының төньяк-көнбатышында ирешелә.
Апеннин тауларыннан башланган күп елгалар Лигурия диңгезенә коя.
Искәрмәләр
Әдәбият
Төркем:Урта диңгез диңгезләре Төркем:Франция географиясе Төркем:Италия географиясе Төркем:География