Роберт Вертхаймер Фрухт (соңрак Роберто Фрухт буларак мәгълүм) (1906 елның 9 августы — 1997 елның 26 июне) Германия-Чили математигы, аның фәнни белгечлеге графлар теориясе һәм графлар симметриясе булган.
Тәрҗемәи хәле 1908 елда Фрухт гаиләсе ул туган Брно шәһәреннән, Австро-Венгрия (хәзер Чехиядә), Берлинга күчкән. 1924 елда Фрухт Берлин университетына кергән, анда дифференциаль геометрия белән кызыксына башлаган, әмма доктор киңәшчесе Иссай Шур йогынтысы астында төркемнәр теориясенә күчкән. 1931 елда доктор дәрәҗәсенә ия булган. Ул Германиядә яһүд килеп чыгышына күрә академик эш таба алмаган, шуңа күрә Триестта актуарий булган, әмма Италиядән шул вакытта гамәлгә кергән раса законнарына күрә 1938 елдан киткән. Ул хатыны туганнары торган Аргентинага күчкән һәм шуннан Америка Кушма Штатларына күчеп караган, ләкин аның академиядән тыш эше аңа кирәкле визаны алырга комаучалаган. Шул ук вакытта Чилида өч ел буена эшләгән немец математигы Роберт Бройш АКШ-ка күчәргә җыенган һәм Фрухтка Чилида, Вальпараисода Федерико Санта-Мария ис. Техника университетында вазифасын биләргә чакырган, Фрухт шунда 1939 елда академик оешмада урынын тапкан. Санта-Мариядә Фрухт 1948 елдан 1968 елга кадәр физика-математика факультеты деканы вазифасын биләгән һәм 1970 елда шәрәфле профессор булыр өчен пенсиягә киткән.
Фрухт һәрбер төркем ориентланмаган шул исәптән нинди дә булса нә-тривиаль симметрияләрсез иң кече биш кубик графның берсе Фрухт графы өчен граф симметрияләре төркеме булрак реализациянә ала дигән Фрухт теремасы белән мәгълүм. Кубик Гамильтон графлары тасвирлау ысулы LCF-кодның аббревиатурасы аның төп эшләүчеләре Джошуа Ледерберг, Гарольд Коксетер һәм Фрухт инициаллары буенча расшифрлана.
Фрухт 1979 елда Чили фәннәр Академиясенә әгъза-корреспондент буларак сайланган булган. 1982 елда графлар теориясе журналының махсус чыгарылышы Фрухт хөрмәтенә нәшер ителгән булган. Аның сиксән еллыгы хөрмәтенә 1986 елда Scientia журналының махсус нөсхәсе чыгарылган булган, серия A (Федерико Санта-Мария исемендәге Техник университетының математика факультетының журналы).
Искәрмәләр
Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Математиклар