Фирма () яки ширкәт— төрле байлыклар булдыру һәм аларны сату, шуның нигезендә табыш алу максатында җитештерү факторларын сатып яки арендага алучы коммерция оешмасы.
Ширкәт сүзе гарәп теленнән кергән һәм «уртак» дигәнне аңлата.Şirket, EtimolojiTürkçe.
Сатып алучы карашынча, фирмалар базарга (сатуга) сорала торган байлыклар чыгару өчен кирәк. Димәк, сорау булмаган әйберләр җитештерүче фирманың эшчәнлеге, сатып алучы карашынча, мәгънәсезлек. Товарны сату һәм табыш алу мөмкинлеге булмаса, фирманың эшчәнлеге аның хуҗасы өчен дә мәгънәсен югалта.
Эшмәкәр карашынча, фирма табыш рәвешендә керем яки башка төрле файда (шул исәптән яхшы эшли торган бизнес төзү максатын иҗади, уңышлы хәл итә алудан канәгатьләнү хисе кичерү һәм башкалар) алу өчен кирәк.
Хосусый яки дәүләт фирмасы булуга карамастан, базар икътисадындагы фирма эшчәнлегенең мантыйгы әнә шундый. Командачыл системада хосусый фирмалар юк, бары тик дәүләт предприятиеләре генә бар; алар эшчәнлегенең барлык яклары Госплан яки министрлыклар йөкләмәләре белән билгеләнә. Әлеге йөкләмәләрне үтәү предприятиенең төп максатына әверелә. Шуларны уңышлы үтәгән өчен, предприятие җитәкчеләрен дә, хезмәткәрләрне дә бүләклиләр, ә табьпп алу мәсьәләсе икенче планда кала.
Әмма нәкъ менә табыш алу предприятие үсеше һәм тулаем ил икътисады өчен табигый чыганак булып хезмәт итә. Әгәр дә предприятиеләр табышсыз эшли икән, илнең хуҗалыгы үз үсешен тәэмин итү өчен кирәкле акчадан мәхрүм була, һәм аны бернәрсә белән дә тәэмин ителмәгән «буш» акчалар белән алмаштырырга туры килә. Бу исә котылгысыз рәвештә инфляциягә китерә.
Искәрмәләр
Әдәбият
Төркем:Оешмалар