Иоганн Берну́лли (немец телендә: Johann Bernoulli, 1744 елның 4 ноябре, Базель— 1807 елның 13 июле, Берлин янында Кёпеник) — Иоганн Бернулли оныгы, Швейцария астрономы һәм математигы, сәяхәтче.
Тәрҗемәи хәле Иоганн Базельдә (Швейцария) туган, әтисе — Иоганн Бернулли II (Иоганн Бернулли улы). Юрист белемен алган. Берлин фәннәр академиясенең астрономы, шунда ук математик сыйныф мөдире. Берникадәр вакыт Санкт-Петербургта торган, анда 1776 елның 23 декабрендә Петербург фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы дәрәҗәсенә ия булган. Хатирәләрендә Бернулли башкала һәм аның шәһәр яннары, императрица, кенәз Потёмкин, Григорий Орлов, Иван Шувалов, Бецкой һәм башкалар белән очрашулар турында купшы язмалар калдырган. Бернулли король астрономы вазифасында үлгән.
Хезмәтләре Аның күпсанлы иншаларыннан иң күренекләре: «Recueil pour les astronomes» (1772—1776); «Sammiung kurzer Reisebeschreibungen» (1782—1793); «Archiv zur neueren Geschichte, Geographie, Naturund Menschenkenntnis» (1783—1788).
Искәрмәләр
Әдәбият
Лишевский В. П. Рассказы об учёных. — : Наука, 1986.
Математический энциклопедический словарь. М., Сов. энциклопедия, 1988 Иван Коренев. Семья Бернулли — российские остановки. // Наша Газета. — 31.03.2010
Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Математиклар Төркем:Астрономнар