Бүздәк яңалыклары – татар телендә Башкортстанның Бүздәк районында нәшер ителүче дәүләт иҗтимагый — сәяси газетасы. Атнага ике тапкыр чыга. русча «Буздякские новости» гәҗите чыга. Гомуми тираж – 6 900 данә, яртысыннан күбрәге татарча гәҗитнеке. Айга 2 тапкыр башк. «Бүздәгем-йәнтөйәгем» гәҗит — кушымча чыгып килә. Өч телдә «Бүздәк-экспресс» реклама гәҗите таратыла.
Тарих 1931 елның 15 октябреннән «Şturm» («Штурм») исеме белән нәшер ителә башлый. Атнага 2 тапкыр стеклографта күбәйтелеп халыкка таратыла. Беренче мөхәррире Ибәтулла Еникеев була.
1933 елдан басмаханә өчен кирәкле техника кайтартылгач, гәҗит Бүздәкнең үзендә басыла башлый.
1937 елдан 1953 елга кадәр «Коммунага» / «К коммуне» исеме белән нәшер ителә.
Сугыш вакытында һәм сугыштан соң 1957 елга кадәр мөхәррире Хәй Саттаров була. 1962 — 1966 елларда районнарны эреләндерү сәясәте сәбәпле гәҗит чыгару тукталып тора.
1965 елда район торгызылгач, район гәҗитләре татарча «Алга» / русча «Вперёд» исеме белән чыга. Мөхәррир булып Әнәс Исәргәков эшли.http://www.onlinegazeta
1991 елның 1 гыйнварыннан «Бүздәк яңалыклары» / «Буздякские вести» исемен ала.
1996 елдан компьютерда әзерләнә.
Темалары Башкортстан Республикасының, Бүздәк районының иҗтимагый — сәяси тормышын яктырту, икътисады үсеше, мәдәният яңалыклары белән таныштырып бару. АРПП
Якташлары турында Район гәҗитләре битләрендә, Каңлы-Төркәй авылыннан чыккан якташлары, Салават Юлаев бүләге ияләре Хәким Гыйләҗев, Габдулла Гыйләҗев, Факиһә Тугызбаева иҗаты киң яктыртыла
Чыганаклар Гәҗитнең сайты Башкортстандагы район газетасы юбилее
Моны да карагыз Башкортстанның район гәҗитләре
Искәрмәләр
Төркем:Бүздәк районы Төркем:Башкортстан гәҗитләре Төркем:Татарстаннан читтәге татар гәҗитләре Төркем:Татарча гәҗитләр