Күзнәй округы () — Урта Идел өлкәсе (1929 елның 20 октябреннән — Урта Идел крае) составындагы административ-территориаль берәмлек. 1928—1930 елларда гамәлдә торган. Үзәге Күзнәй шәһәрендә урнашкан булган. Тарих Күзнәй округы 1928 елның 14 маенда төзелә; аның составына юкка чыгарылган Сарытау губернасының Күзнәй өязе һәм Пенза губернасының Городище өязе җирләре кертелгән.
1930 елның 30 июлендә Күзнәй округы, ССРБ округларының күпчелеге кебек үк юкка чыгарыла; районнары Урта Идел краеның туры буйсынуга күчерелгән.
Административ бүленеш Күзнәй округы 12 районга бүленгән була: Николаевка районы, Городище районы, Иске Кулаткы районы, Кондоль районы, Күзнәй районы, Литвино районы, Наскафтым районы, Неверкино районы, Николо-Пестровка районы, Павловка районы, Рус Камешкиры районы, Чаадаевка районы. Моны да карагыз Күзнәй өязе
Төркем:РСФСР округлары Төркем:Урта Идел крае