Роберт Андреев, Роберт Егор улы Андреев (1956 елның 31 марты, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Баткак) — җырчы, композитор, Тукай бүләге (2008) һәм Рафаил Төхфәтуллин премиясе (1997) иясе. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2002).
Тәрҗемәи хәле 1956 елның 31 мартында Татарстан АССРның Сарман районы Баткак авылында туган.
1963 — 1965 елларда Баткак башлангыч, 1965 — 1971 елларда Салкын Алан сигезьеллык мәктәбендә белем ала. 1971 — 1975 елларда Әлмәт газ сәнагате техникумында «сәнагать һәм гражданлык төзелеше» белгечлеге ала. 1986 — 1991 елларда читтән торып Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында укый.
1975-1978 елларда Хәрби-Диңгез флотында хезмәт итә.
1978 елдан Әлмәттә төзелеш остасы булып эшли.
1982 елдан «Татнефть» ААҖ нең «Татнефть — газ эшкәртү» идарәсе «Ромашкино» санаториенда (Зәй районы) эшли: әйдәүче инженер, санаторий директорының күмәк эшләр өчен җаваплы урынбасары.
Иҗаты 1986 елдан башлап, җырларга көйләр яза. Аеруча халык яратып тыңлый торганнары: «Су буенда кыяк үлән» (Клара Булатова сүзләренә) «Яшьлекне сагыну» «Кызара инде миләшләр» (Клара Булатова сүзләренә) «Өзгәләнү» (Клара Булатова сүзләренә) «Ак нигез» (Р.Гайнанова сүзләренә) «Шаулый урман» (Гөлшат Зәйнашева сүзләренә) «Биш алма» (Җәүдәт Дәрзаманов сүзләренә) «Мәхәббәт ул булмый җавапсыз» (Р. Андреев сүзләренә) «Язлар кайтты» (Клара Булатова сүзләренә) «Җавап көтмә» (Рамил Чурагулов сүзләренә) Җырлар.ру сайтында
Бүләкләре Нефть регионының автор-башкаручылары конкурсында I урын — «Бишек җыры» (Э. Мөэминова сүзләре) өчен«Сөембикә», 2002 ел, апрель, 28нче бит. 1997 — Әлмәт районы хакимиятенең Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премиясе. 2002 — Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. 2008 — Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе — «Мин яратам сине, Татарстан!» җырының көен язган өчен (җырның сүзләрен язган Роберт Рәкыйпов, җырны башкаручы Салават Фәтхетдинов белән бергә).
«Мин яратам сине, Татарстан» Роберт Рәкыйпов сүзләре, Роберт Андреев көе, Салават Фәтхетдинов репертуарыннан Мин яратам сине, Татарстан!
Ак карларың барга яратам.
Күк күкрәп, яшен яшьнәп яуган
Яңгырларың өчен яратам.
Тәрәзләрдән балкыр утлар белән
Кайтыр төнең өчен яратам.
Җан эретә торган әнкәм теле —
Татар телең өчен яратам.
Арыш кырың, урманнарың өчен,
Җәйләүләрең өчен яратам.
Тукайларың, Сәйдәшләрең өчен,
Җәлилләрең өчен яратам.
Мин яратам Әлмәт, Яр Чаллыны,
Киң күңелле Казан каласын.
Илем букетында, Татарстан,
Ал канәфер булып янасың!Илһамлы Сарман (төзүчесе һәм мөхәррире Дамир Гарифуллин).К.: «Яз» нәшрияты, 2017 ел, 295нче бит. ISBN 978-5-9500696-1-1
Искәрмәләр
Чыганаклар Т. Г. Дунаева. Керәшеннәр: тарихы, бүгенгесе. Библиографик күрсәткеч. Казан, 2008. Сарман районы энциклопедиясе (төзүчесе Дамир Гарифуллин), 1нче китап: Чаллы, 2000.
Сылтамалар
Моны да карагыз
Төркем:Татар композиторлары Төркем:Татарстан композиторлары Төркем:Тукай премиясе лауреатлары Төркем:Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:Рафаил Төхфәтуллин премиясе лауреатлары Төркем:Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаучылар