Игорь Иван улы Стрелков (чын исеме Игорь Всеволод улы Гиркин, ) — Донецк Халык Җөмһүрияте лидерларының берсе. Тәрҗемәи хәл Мәскәүдә хәрбиләр гаиләсендә туган.
1989 елда хәрби белән кызыксына башлый.http://topwar.ru/48026-portrety-veka-igor-strelkov.html 1993 елда Мәскәү дәүләт тарих-архив институтын тәмамлый һәм хәрби хезмәткә китә. Вакытлы хезмәтне тәмамлагач, контракт буенча баштан мотоукчылар бригадасында, соңрак — хәрби күзәтүче сыйфатында хемзәт итәргә калган.http://www.mk.ru/editions/daily/2014/06/04/komanduyushhiy-soprotivleniem-doneckoy-narodnoy-respubliki-igor-strelkov.html
1992 елның июнь-июлендә Стрелков Днестр буенда, 1992 елның ноябреннән 1993 елның мартгача — Босиниядә үткән хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан. 1995—2005 елларда Чичәнстанда хезмәт иткән.
«Би-би-си» мәгълүматы буенча Стрелковның соңгы хезмәт урыны — РФ ФИХ «икенче хезмәтенең» халыкара террорчылык белән көрәшү идарәсе.http://www.bbc.co.uk/russian/international/2014/04/140430_ukraine_donetsk_pushilin_moscow.shtml
Украинада эшчәнлек 2014 елның гыйнварында ул «сихерче бүләкләре» дигән изге әйберләрне саклау өчен Рус праваслау чиркәве делегациясе составында Кивека килә, шунда ул Евромәйданга да барган.http://www.kp.ru/daily/26235.5/3117890/
Кырым кризисы вакытында Стрелков — Кырым Мохтар Җөмһүрияте премьер-министрының көч мәсьәләләре буенча киңәшчесе.
Украина иминлеге хезмәте мәгълүматы буенча, Стрелков 8 апрелендә Керич бугазын кичеп, Дондагы Ростовга бара, ә 12 апрельдә «Украинаның көньяк-көнчыгыш төбәкләрендә яшерен агрессия планын тормышка ашыру өчен» Украина чиген яңадан үтеп чыккан.http://www.pravda.com.ua/rus/news/2014/04/16/7022681/
2014 ел ның 16 маеннан — үзләре тарафыннан игълан ителгән Донецк Халык Җөмһүрияте саклану министры. 18 августтан отставкага чыккан.http://www.segodnia.ru/news/145090 Украин хакимиятләре тарафыннан җинаятьчел эзәрлекләү Стрелковга каршы Украинада «аңлы рәвештә эшләнгән үтерүне оештыру, Украинаның суверенлыгы, территориаль бөтенлеге һәм кагылгысызлыгына зыян китерелгән гамәлләр, диверсион-җимерү эшчәнлекне башкару һәм шулай ук Украина территориясендә массакүләм тәртипсезлекләр оештыру» фактлары буенча җинаятҗчел эшләре башкарылган. Искәрмәләр
Төркем:Шәхесләр:Украинадагы низаг аркасында шәхси санкцияләргә дучар булганнары