56-нчы моторлаштырылган корпус () – Икенче бөтендөнья сугышында Алмания Кораллы көчләре эчендәге оператив хәрби берләшмә.

Тарих 56-нчы моторлаштырылган корпус 1941 елның 15 февралендә оештырылган. 1942 елның 1 мартында 56-нчы танклар корпусы итеп яңадан оештырылган.

Балтыйк буе стратегик саклану операциясе 22 июньнә Эрих Манштейның 56-нчы мотокорпусы бер көн эчендә 80 км алга күчте, Каунастан төньяк-көнбатышрак районына чыкты һәм Арёгала янында Дубиса аша күперне басып алды.

24 июньнә 56-нчы моторлаштырылган корпус 4-нче танк төркеме совет территориясенә 170 км тирәнлеккә керде һәм Укмергега чыкты.

28 июньдә 4-нче танк төркеменең 56-нчы моторлаштырылган корпусы көн азыгында 21-нче мехкорпуска каршы һөҗүм итә һәм аны Даугавпилстан 40 км алып ташлый.

Ленинград саклану операциясе 18 июльне 4-нче танк төркеменең 56-нчы моторлаштырылган корпусын боҗра чолганыштан СС дивизиясы «Үлек баш» ерткан.

Мәскәү өчен сугыш 18 ноябрь. Алман 9-нчы армиясының 56-нчы моторлаштырылган корпус Лама аша аркылы чыгуларны алды.

Корпус эчендә Корпус эченә керделәр:

1941 елның июнь аенда: 8-нче танк дивизиясе

1941 елның ноябрь аенда: 7-нче танк дивизиясе

1942 елның февраль аенда: 7-нче танк дивизиясе

Командирлар Корпусның сәргаскәре 1941 елның мартыннан — җәяүле гаскәре генералы Эрих фон Манштейн

Әдәбият Georg Tessin: Verbände und Truppen der Deutschen Wehrmacht und Waffen-SS im Zweiten Weltkrieg 1939—1945. Biblio-Verlag, Bissendorf 1973, ISBN 3-7648-0871-3 Манштейн Э. фон. Утерянные победы. Ростов н/Д: Феникс, 1999.

Искәрмәләр

Чыганаклар

Төркем:Вермахт Төркем:Икенче бөтендөнья сугышы Төркем:Икенче бөтендөнья сугышында алманияның корпуслары