Дәүләки () — Татарстан Республикасының Апас районындагы авыл. Географиясе
Дәүләки авылы Апас районында, район үзәге Апас авылыннан 10 чакрымда, җирле үзидарә советы үзәге Биештән — 4, Каратун тимер юл станциясеннән — 3, якындагы Тәтеш шәһәре пристаненнән 51 чакрым ераклыкта урнашкан. Авылның көньягында Бола суы колхоз басуларын «Ялкын» колхозы басуларыннан аерып тора. Бола суы Зөягә килеп кушыла. Авылның төньягыннан көньяк-көнбатышка таба ике ягы буйлап яшеллек утыртылган тимер юл сузылып китә. Бу юлдан беренче тапкыр 1943 елның 1 сентябрендә поездлар йөри башлаган. Климаты
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 4.3 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International Этимологиясе Авылның хәзерге урынына, Чирмешән елгасының Бола елгасына, Бола Зөя елгасына койган урынга иң беренче Дәүләки исемле бай кеше йорт сала һәм көн итә башлый. Аның артыннан башка кешеләр дә килеп нигез коралар. Дәүләки исеменә нисбәтле рәвештә авылга Дәүләки исеме бирелгән. Тарихы Авыл Казан ханлыгы чорында ук нигезләнгән дип санала, шулай да Дәүләки авылы янында археологлар соңгы Идел буе Болгары, Алтын Урда чорына нисбәтле табылдык әйберләр билгеләгәннәр. Казан ханлыгы чорындагы авылларны исәпкә алган исемлектә Дәүләки авылы да теркәлгән. Авыл оешу турында халык риваятьләре буенча, Дәүләки авылы башта тау башына утырган булган. Ләкин тора-бара монда яшәү кыенлашкан. Авылга зур урман якын булган. Мал-туарны бүреләр буып киткәләгән. Өстәвенә, авыл янында су булмаган, бер-ике чишмә генә чыккан, халык киңәшләшеп, Чирмешән суы буена, хәзерге урынына килеп утырган. Иске авыл урынында бары тик зират кына торып калган. Авылның элекке урынын халык Югары авыл дип йөртә. Андагы борынгы зират койма белән уратып алынган. Борынгы ташлары да бар. Халык бу зиратны Изгеләр зираты дип йөртә. Д.А.Корсаков бастырып чыгарган белешмәдән күренгәнчә, Дәүләки авылында 3 дворовый татар кешесе, Иске Дәүләкидә йомышлы 33 татар, 2 керәшен татары, Яңа Дәүләкидә йомышлы 42 татар, 11керәшен татары көн иткән. А.Артемьев бастырып чыгарган, 1859 ел мәгълүматларын эченә алган белешмәдә күрсәтелгәнчә, Чирмешән ярына утырган Иске Дәүләки авылының 74 хуҗалыгында 221 ир-ат һәм 243 хатын-кыз көн иткән, мәчет эшләгән. Яңа Дәүләкинең 17 хуҗалыгында 77 ир-ат, 69 хатын-кыз яшәгән. К.П.Берстель белешмәсендә Дәүләки авылында 1004 татар яшәгәнлеге әйтелә. XVIII-XIX гасырның беренче яртысында халык дәүләт крестьяннары категориясенә керә. Игенчелек, мал-туар үрчетү, читкә китеп эш итү белән шөгыльләнәләр. Бу чорда авыл җәмәгатенең җир кишәрлеге 1014 дисәтинә тәшкил иткән. 1920 елга кадәр авыл Казан губернасы Тәтеш өязенең Урта Балтай волостена керә. 1920 елдан Тәтеш, 1927 елдан – ТАССРның Буа кантоннары составында. 1930 елның 10 сентябреннән Апас районында, 1963 елның 1 февраленнән Тәтеш районында, 1964 елдның 4 мартыннан Апас районында. Демография Халык саны185918971908192619381949195819701979198920022010600100412281250833823728642531407399372 Төп милләтләр (2010 елгы җанисәп буенча): татарлар (95%), чуашлар (5%).
2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 305 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: татарлар — 85.90%, урыслар — 4.92%, таҗиклар — 4.26%, башка халыклар — 4.26%, милләтен күрсәтмәүчеләр — 0.66%.
Күренекле шәхесләр
туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны 1992-12-10 Алсинә Закирова Казан дәүләт мәдәният институты театр актеры Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры
Каюм Бариев (1898-1976), ТАССР атказанган артисты. Вәсимә Хөсәенова (1930 елгы) - Горбунов исемендәге колхоз селекционеры, Ленин ордены кавалеры. Елена Бәширова — Татарстанның атказанган терлекчесе.Дәүләки фермасында Атказанган сыер савучы эшли. Алсинә Закирова, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты (2013 елдан). Инфраструктурасы Авылда Дәүләки төп мәктәбе, Дәүләки балалар бакчасы, мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет бар. Мәктәбе XX гасыр башынача авыл халкы мәдрәсәдә белем алган. Дәүләки төп мәктәбе тарихы 1942 елда башлангыч мәктәп ачылу белән башлана, 1949 елда җидееллык мәктәп, 1966 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә. 2002 елда балалар бакчасы белән берлектә яңа бина төзелә. Дин Дин тотучы авыл халкы мөселманнар булып тора. XX гасыр башында авылда мәчет һәм мәдрәсә эшләп торган. Октябрь революциясеннән мәчет тә, мәдрәсә дә ябыла. Хәзерге мәчет XX гасыр ахырында, 1992 елда торгызыла. Икътисады Халыкның төп шөгыле булып кырчылык, сөт терлекчелеге тора. Халкы нигездә үзәге Дәүләки авылында урнашкан Горбунов исемендәге авыл хуҗалыгы ширкәтендә, Каратун тимер юл станциясендә, «Сельхозтехника» район берләшмәсендә эшли. 1930 елдан авыл «Яңа ил», «Искра», «Яңа тормыш» колхозларына, 1950 елдан – Жданов исемендәге колхозга, 1959-2000 елларда – Горбунов исемендәге колхозга кергән, хәзерге вакытта «Свияга» авыл хуҗалыгы предприятиесенең Горбунов исемендәге бүлегенә керә. 1936-1958 елларда авылда 26 колхозга хезмәт күрсәткән Дәүләки машина-трактор станциясе эшләгән, 1958 елда аның базасында ремонт-техник станция төзелә, 1961 елда ул «Сельхозтехника» район берләшмәсе итеп үзгәртелә. Искәрмәләр
Чыганаклар Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда. I том (А – Л). – Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. – 543 б. Саттаров Г.Ф. Татар топонимиясе. – Казан: Казан ун-ты нәшр., 1998. – 438 б. Татарская энциклопедия: В 6 т. / Гл. ред. М.Х. Хасанов, отв. ред. Г. С. Сабирзянов. – Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2005. – Т. 2: Г–Й. – 656 с. Татар теленең зур диалектологик сүзлеге / төз. Ф.С. Баязитова, Д.Б. Рамазанова, З.Р. Садыйкова, Т.Х. Хәйретдинова. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. – 839 б.