Ставрополь крае мөселманнары Диния нәзарәте (, ), рәсми исеме «Ставрополь крае мөселманнары Диния нәзарәте» үзәкләштерелгән дини оешмасы () ― Россия Федерациясенең Ставрополь крае территориясендәге мөселман җәмгыятьләрен берләштерүче үзәкләштерелгән дини оешма, мөфтият.
Тарих Ставрополь крае мөселманнары Диния нәзарәте 2010 елда оештырылган. 2010 елның 5 маенда Россия Федерациясе юстиция министрлыгының Ставрополь крае буенча Баш идарәсендә дәүләт теркәве узган.
Ставрополь крае мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти итеп Мөхәммәт хаҗи Рәхимов сайланган. Ул шулай ук 2010―2024 елларда Төньяк Кавказ мөселманнары Координация үзәге башкарма комитеты рәисеИзбрание председателя КЦМСК. Координационный центр мусульман Северного Кавказа булып торган.
2010 елның 8 декабреннән 2013 елның июленә кадәр Ставрополь крае мөселманнары Диния нәзарәте «Россия Ислам килешүе ассоциациясе (Бөтенроссия мөфтияте)» үзәкләштерелгән дини оешмасы составында булган. 2016 елның 14 мартында суд карары буенча әлеге Бөтенроссия мөфтияте бетерелгәнЦРО Российская ассоциация исламского согласия (Всероссийский муфтият). audit-it.ru.
Состав Ставрополь крае мөселманнарының Диния нәзарәте составына 30 мөселман дини оешмасы керә. Оешмалар составына керүче мөселманнарның якынча саны 50 меңгә якын кеше, төбәктәге саны 300 меңгә якын кеше (нугайлар, карачайлар,балкарлар, ингушлар, дагстанлылар, төрек-месхетиннар, шулай ук Урта Азия диаспоралары һ.б.) ЦРО ДУМ СК Вконтакте. Ставрополь крае мөселманнарының Диния нәзарәте хәнәфи мәзһәбе һәм шәфигый мәзһәбе мөселманнарын берләштерә Контакты. Духовное управление мусульман Ставропольского края.
Җитәкчелек
Ставрополь крае мөфтие Мөхәммәт хаҗи Рәхимов Ставрополь крае мөфтиенең беренче урынбасары Фаизрахман Эсенов (Имам Абу Хәнифә исемендәге Төньяк Кавказ ислам университетын тәмамлаган)Первый заместитель муфтия Ставропольского края Фаизрахман Эсенов. ДУМ СК Ставрополь крае мөфтие урынбасары Мурат Бердиев (Карачай-Чиркәс ислам институтын, Көньяк федераль университетын тәмамлаган)Заместитель муфтия Ставропольского края Мурат Бердиев. ДУМ СК Ставрополь крае мөфтие урынбасары Муратбий Лайпанов (Карачай-Чиркәс ислам институтын, Сириядә Гарәп теле институтын тәмамлаган)Заместитель муфтия Ставропольского края Муратбий Лайпанов. ДУМ СК
Төп мәчет Пятигорск җәмигъ мәчете (Кавказ халыкларының мәдәни үзәге) Соборная мечеть Пятигорска. tourister.ru. Пятигорскның үзәк мәчете 2007 елда ачылган, 500 кешегә кадәр сыйдыра. Мәчет гөмбәзе Иран осталары тарафыннан пыяла мозаика белән түшәлгән, диварлар төрекчә чәчәк бизәкләр белән бизәлгәнТри религии Пятигорья и чаепитие у казаков. FindGid.
Искәрмәләр
Сылтамалар ЦРО ДУМ СК Вконтакте Телеграм-канал ДУМ СК
Төркем:Мөселманнарның Диния нәзарәтләре Төркем:Ставрополь краенда ислам Төркем:2010 елда нигезләнгән дини оешмалар